Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Бездәге һәр укытучыны аерым мактап була» - Бишнәдән Сөмбелә Абдуллина

Укытучылар көне уңаеннан Бишнә мәктәбе турында язарга булдым әле. Совет заманында Бишнә мәктәбенә сайлап җыйган кебек, һәр фәннең үз укытучылары булды һәм ярышып эшләделәр. Хафиз абый, Миләүшә апа безнең өч балабызны укыткан хөрмәтле педагоглар иде, кызганыч, иртә киттеләр (урыннары оҗмах түрләрендә булсын, сүзләрем дога булып ирешсен).

Мин бигрәк беркатлы кеше инде. Былтыр Укытучылар елы булгач, әле эшләп килүче мәктәпне төзүгә көчен керткән, оста математик Харис абый Саттаровны халык җыенында искә алганнардыр инде дип юравым, юш килмәде. Ветеран педагог­ларны да искә алучы булмаган. Хәер, бераз ялгышам, улыбыз Айрат беренче укытучысы Тамара апага да, югары сыйныфта белем биргән Харис абыйга да Укытучылар елы белән котлап, бүләк алып кайткан иде. Мин мәгънәле ул үстергәнебез өчен сөенеп, горурланып язам. Аллаһ исәнлеген, тигезлекләрен бирсен, шулай кеше сөендереп яшәсен!

Минем иң беренче Халидә Фәйзрахмановна Пеплайкина турында язып үтәсем килә. Ул тумышы белән Башкортстан ягыннан, аларда кызыклы, мөселманча булмаган исемнәр күп. Без бу укытучыбызны Тамара Фёдоровна дип йөрттек. Тамара апа башлангыч сыйныфларда эшләде. Максатчан, тырыш, булдыклы кеше ул. Бик уңган, балаларны ярата, дәрестә кызыклы материаллар бирә, бер генә дә тик тотмый иде. Үзләре дә ире Николай белән ике акыллы, эшчән егет үстерде. Роберт Мәскәүгә үк барып эшли дип беләм, гаиләле, ә абыйсы Андрей гаиләсе белән авылда матур, заманча йорт төзеп, бик матур яшиләр.

Аннан, Кәримә апа Гыйззәтуллина шулай ук математика, физика, немец телләрен укытты. Бик төгәл, үз эшенең остасы иде, күптәннән пенсиядә. Ире Солтан абый да авылның алдынгы механизаторы булды. Акыллы, тырыш өч бала үстереп, тормыш юлына озаттылар. Айрат белән Солтанияне укытырга да туры килде. Бик максатка омтылучаннар, тәртиплеләр иде. Инде өчесе дә тормышларын корып, үзләре кебек акыллы, уңган балалар үстерәләр.

Тәскирә Һидиятова баш­лангыч сыйныфларны үз канаты астына алды. Эшен бик яратып башкарып, күпләргә беренче хәреф өйрәткән кеше. Ире Халит белән тату яшәп, ике кыз үстерделәр. Менә аларның кызлары Дилә белән Раиданы да «үтереп» мактап була. Бик күп ярыш, олимпиада призёрлары булып, Бишнә мәктәбен данладылар. Минем татар теле фәне буенча да күп грамоталар белән бүләкләнделәр. Бихисап бәйге-конкурсларда йөрсәләр дә, арыйбыз димәделәр, бер укытучыга да карышмадылар, кая барырга кирәк – алар шунда йөрде. Хәзерге тормышлары да шөкер итәрлек, балалар үстерәләр, киләчәктә дә тигезлектә озак яшәсеннәр. Дөньялар тыныч булып, һәркемгә дә бәхетле яшәргә насыйп булсын.

Бездәге һәр укытучыны аерым мактап була, кайсыберләрен минем дә газета битләрендә яктыртканым булды, башкалар да язды, шунлыктан авылда дөньяви түгел, ә дини белем биргән Гөлсинә остаз турында да әйтеп үтәсем килә...

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №39 (4 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев