Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Беренчесе... Тик соңгысы булмасын!

27 март –Халыкара театр көне

Татар Танае мәдәният йортында «Авыл үзешчәннәре» театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасын сәхнәләштерде. Ни өчен нәкъ менә «Әниләр һәм бәбиләр» соң?


– Бу театрны сәхнәгә кую очраклы гына түгел. Быел мәдәният йорты ачылуга – 50 ел. Иң беренче булып биредә Казаннан кайткан артистлар «Әни килде» драмасын күрсәткән. Без дә шушы әсәрне сәхнәләштерергә уйлаган идек, тик егетләребез «дефицит» бит, кызлар гына катнаша торган әсәр сайларга туры килде, –дип сөйли Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.


Сәхнә бала тудыру йортындагы палатаны хәтерләтә. Биредә яңа туган нарасыйларын имезүче аналар акрын гына бишек җыры көйли. Бишек җырын Алтынчәч (Асия Закирова) башкаруында тыңлагач, ирексездән күздән яшь тамчылар тәгәрәде, тамакка төер утыр­ды, тәннәр чемердәп китте. Мизгелгә генә булса да, балачакка кайтып килгәндәй булдым. Тамаша гына димәссең, чынбарлык сыман. Тик бу тынлыкны Гөлфинә (Миләүшә Акмалова) тавышы бүлде, әле күпме хисләргә бирелеп утырыр идем. Гөлфинә 12 бала тапкан иң чая, үткен хатын ул. Палатадагыларны да «биетеп» кенә тора. Кемгә киңәшләрен бирә, кирәк булса ачулана. Бу образ Миләүшә Акмаловага атап язылган диярсең, чөнки ул тормышта да нәкъ шундый: эчкерсез, ярдәмчел, нечкә күңелле.

Ә палатадашы Алтынчәч бөтенләй башка, үзенчәлек­ле образ дияр идем.


– Бу рольне уйлап та тормый, алыштыргысыз, тыйнак Асия Закировага бирергә булдык. Безнең мәдәният йорты оештыр­ган бәйрәм, концертларның берсе дә аннан башка узмый, – ди Миләүшә ханым.


– Бу рольне үзегез сайлап алмагансыз, һәрберсе бүленеп куелган. Ничек ризалаштыгыз соң? – дип, Асия апаның үзеннән сорадым.

– Чулпан, беләсеңме, кечкенәдән йә актриса, йә укытучы булам дип хыялландым. Белеүегезчә, икенчесе чынга ашты, ә актриса булу – хыялда гына калды. Тик мин бер дә үкенмим, укытучы эше дә күпмедер дәрәҗәдә театрны хәтерләтә. Спектакльне җаным, тәнем белән яратам, уйнарга да, карарга да. Кызлар белән ике ай буе репетицияләргә йөрдек, һәрберебезнең үз роле үз урынында кебек булды. Бу образ үземә дә бих ошады, ятсам да, торсам да шул гына иде уемда, – дип уй-хисләре белән бүлеште Асия апа.


Яшь ана Валентина турында да язмый мөмкин түгел. Илсияр Уразова бу образны җиренә җиткереп башкарды. Көлдерде дә, шаяртты да, нәкъ менә тормыштагы Илсияр инде. Залда утыручы якыннары аның белән һичшиксез горурланып утырганнардыр дип уйлыйм.


Диллема образын уйнау­чы Анна Сәйфуллинага аеруча афәрин диясе килә. Андагы энергия, эмоцияләр барысы да Диллеманыкы, ул бу рольдә уйнамады, ә «йөзде» генә.


– Айзирә Әхтәмова ролен башкарган Роза Салаватова, ул безнең «палочка-выручалочка»быз, – ди клуб мөдире. – Смотр коцертлары, фольклор дисеңме, Роза апа бер сүзсез ризалаша. Театр уйныйсы килә бит, кызлар, – дип тә нәкъ менә ул безне канатландырды да инде.


Күңелләргә тагын бер үтеп кергән образ – баласыз хатын. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Флера Җамматова бу рольне чын артистлардан да шәбрәк уйнады дияр идем. Бала булмау хәсрәтеннән тилмергән ана образы тамашачыларны да елатты.

Шулай ук Вазыйфа ролен башкарган Гөлнур Бикзиннурованың да сәхнәдә бирелеп китеп уйнавына сокланып утырдым. Бернинди ясалмалылык юк бу рольдә. Энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, барысын да күңел аша үткәрүче кеше ул. Образы да шәп, үзе дә искиткеч.

Баш врач образында уйнаучы Фәридә Вафина, сестра Нина ролендә уйнаучы Рузалия Гыйззәтуллина, Римма образын башкаручы Сания Мостафина да алкышларга лаек. Чын артистлар инде менә! Алардан башка бер генә дә бәйрәм чаралары узмый.

Бик сокланып, горурлык хисләре белән карадым авылдашларымның чыгышын. Тик күңелне бер уй тырный: ни өчен фәлән-фәлән бәягә Казанга барып театр карадык әле дигән кешеләр, биредә күренмәде? Тамашачы аз иде. Ничек инде үз авылың кешеләрен карарга чыкмыйсың? Даими тамашачы –ак яулык­лы әбиләребезгә рәхмәт, аяк астында ялтырап яткан бозга да карамый, икешәр таякка таянып булса да килгәннәр бит, җаныкайларым.


Шунысын да әйтергә кирәк, әле Миләүшә Акмалованың җитәкче булып эшләү дәверендә беренче үзе оештырган театр икән бу. Беренчесе булса булсын, тик соңгысы булмасын һәм киләсе бәйрәмнәрдә дә тамашачылар залларны тутырып килсен дигән теләктә калам. Афәрин, авылдашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы безнен кызлар, булдыралар!!!