Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бер көндә ике чара

Яшел Үзән районы Әйшә халкы сайлаулар көнен авыл бәйрәме белән берләштерергә булды. Бәйрәм скверда узды, анда һәркемне уеннар һәм конкурслар көтә иде. Сәүдә рәтләре 11:00 дән эшләде.

12:00 сәгатьтә авылның төп сәхнәсендә җирлек башлыгы Радик Галәвов Әйшә авыл җирлегендә яшәүче активистларны бүләкләде.

 

- Мондый җылы бәйрәмне оештыруга катнашы булганнарга рәхмәт әйтәсе килә, - дип уртаклаша Эльмира Шиһапова, Әйшәнең аптека пункты мөдире. - Бәйрәм уңышлы узды, ә һава торышы искиткеч матур иде. Хезмәтемне билгеләп үтүләренә рәхмәт, район башлыгы кулыннан рәхмәт хаты алу күңелле булды.



Тавыш бирүдән соң, бәйрәм азагында Әйшәнең барлык халкын һәм кунакларын искиткеч шәп шурпа көтә иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев