Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бер гаиләдән алты бала чыгарылыш

Ата-ана өчен баласын олы тормыш юлына бас­тыру иң дулкынландыргыч һәм җаваплы вакыйгаларның берсе.

Гаиләдә берничә бала канат чыгарса, бигрәк тә. Мәктәптә яки һөнәри һәм югары уку йортында белем алганда әле ул барыбер синең яныңда, синең яклавың астында кебек.
Ә инде кулына өлгергәнлек аттестаты һәм дип­лом тоткач, бер яктан чын күңелдән шатлансаң, икенче яктан, аның өчен моңа кадәргедән дә күбрәк борчыла башлыйсың. Чөнки зур тормышта сикәлтәләр дә, киртәләр дә, мәсьәләләр дә җитдие­рәк һәм кырысрак.


Норлат авылында күп бала алып тәрбияләүче Миңнуллина-Латыйпов­лар гаиләсен районыбыз­да белмәгән, ишетмәгән кеше сирәктер. Менә быелгы уку елының тәмамлануы алар өчен биг­рәкләр дә истәлекле. Чөнки берь­юлы алты балалары укуларын тәмамлаган!


– Эмоцияләремнең ничек ташыганын аңлатыр­лык түгел! Күңелемдә бе­рүк вакытта шатлык та, моңсулык та, яраткан балаларым өчен горурлык та! – дип уртаклаша Яшел Үзән районында тәрбия­гә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе, үзе дә тәрбиягә күп бала алган Рәисә ханым Миңнуллина. – Өчесе көллият тәмамлап, дипломлы белгеч булды: Адель Харисов – үзебезнең шәһәр медицина көллиятен кызыл дипломга төгәлләде; Александр Захаров –Тәтешнең гражданнар яклау көллия­тен, ә Регинабыз Хәсәнова Апас аграр көллиятен бетерде – бумы шатлык түгел?!

Милена Латыйпова, Максим Абдуллин һәм Кирилл Никитин Норлат урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын уңышлы тәмамлауга кулларына аттестат алды. Алар өчен сөенми мөмкинме соң?! Аделебезгә фатир бирделәр, ә эшкә ашыгыч ярдәм хезмәтенә урнашырга тели. Александрны хәрби бурычын үтәргә, 6 июнь көнне Елань шәһәренә армия сафларына озаттык, барыбыз да исән-сау кайтсын дигән теләктә торабыз. Регинага Апаста эш эзлибез, чөнки ул анда үзенең пар канатын очратып, кияүгә чыкты, шунда яшиләр. Миленаның минем һәм апалары кебек укытучы буласы килә, шул юнәлештә укырга керәчәк, ә Максим 10нчы сыйныфка барырга карар кылды. Кириллның документларын Апас аграр көллиятенә тапшырдык. Аларның язмышлары өчен борчылып, хәлебездән килгәннең барысын да эшләп, уңышларына сөенеп һәм һәрберсе белән горурланып яшибез. Балаларыбыз Аллаһка шөкер итәрлек, бәхетле булсыннар!

Миңнуллина-Латыйпов­­­лар гаиләсен котлыйбыз һәм ихлас күңелдән шатлык­ларын уртаклашабыз! Бер елда сынаулар узасы алты бала өчен ут йотулар, әзерләнүләр, борчылулар һәм һәр тапшырылган имтихан өчен шатланулар – болар быелга инде артта калды. Алда –  куелган максатларга ирешү өчен тырышып уку һәм эшләү. Хәерле сәгатьтә, уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев