Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бөек Ватан сугышы ветераны Илгизәр Аблулла улы Хәмзин хөрмәтенә "Җиңү көне"

1942 елда Сталинград янында һәлак булган абыйсының җирләнүен ишеткәч, ул үз теләге белән фронтка китә.

Пулеметчы була. Әмма, 1945 елның 9 маенда аның өчен сугыш әле тәмамланмый. Илгизәр Аблулла улы Ерак Көнчыгышта сугыша, шуңа күрә икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганда Җиңү көнен 2 сентябрьдә билгеләп үтә.

96 яшьлек сугыш ветераны ишегалдында концерт оештырылган иде. Васильево мәдәният йортында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар аның өчен шигырьләр сөйләде һәм сугыш чоры җырларын башкарды.
Хөрмәтле ветераныбыз Илгизәр Абдулла улына сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтендә, тыныч тормышта яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев