Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бөек Җиңү көненән соң 76 -ел узып киткән

Ничә еллар узса да кичерешләр шул ук, "Җиңү көне" җыры яңгырый башлауга тәннәр чемерди, йөрәкләр кага, күзләргә яшь тула...

Быел да авылыбызның сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янына митингка авылдашлар җыелды. Тантаналы чара мәктәп укучыларының үлемсез полк парады белән башланып китте. Аннан инде сүзне җитәкчеләр алды, авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, районыбызның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дёгтева , әфганчы ветераннар оешмасы рәисе РафаэльТагиров, ветераннар советы җитәкчесе Роза Ягудина чыгыш ясады.

Кызганычка каршы сугыш ветераннарыбыз калмаса да, шөкер, әлегә тыл ветераннарыбыз исән-сау, күбесе әлеге митингка да килгән иде. Сугыш афәтләрен онытырлык түгел, дүрт ел барган канкойгыч сугыш күпме гаиләләрне әтисез, ирсез, баласыз калдырды. Күпме сугыш ятимнәре, яшьли ирсез калган тол хатыннар, газизләрен югалткан әниләр калды...Иң аянычы сугыш чоры балаларының бәхетсез язмышы әлегәчә күңелләрен тырный. ..Мәктәп укучылары, балалар йортында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре, балалар бакчасына йөрүчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнгән бәйрәм программасы искиткеч иде, алып баручылар Сәләхиева Эльмира белән Ниязова Алисә бик эчтәлекле сценарий әзерләгән.

Митингны тәмамлап авыл җирлеге башлыгы Илдус Мансурович, бик мәгънәле сүзләр әйтте"Мәңгелек ут янган шикелле, күңелләребездә дә әлеге ялкын уты хәтер булып мәңгегә саклансын иде".Оешмалар тарафыннан һәйкәл янына веноклар куелгач, елдагыча солдат боткасы, тәмле чәй көтә иде, уразада булучылар өчен ифтарга үзләре белән алып китәргә мөмкинлек тә тудырган авыл җирлеге хезмәткәрләре. Илләр көннәр тыныч булсын, диеп, тынычлык кошы күгәрченнәр дә, төрле-төсле шарлар да, 76 ел инде тыныч торган зәңгәр күгебезгә очты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X