Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек авылы мәчетендә балалар өчен бер атналык җәйге лагерь оештырылган

-Абыстаебыз Гатауллина Резидә апа балаларга намаз тәртипләрен, догалар, сүрәләр өйрәтә.

Минем белән бергәләшеп Өйлә намазын укыйлар, шулай ук намаз тәртипләрен ныгыталар, - дип уртаклашты Бәчек авылы имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин. – 25ләп бала йөри, күпчелеге әби-бабалары янына җәйге каникулга кайтучылар. Аларның да мәчеткә бик теләп йөрүләре шатландыра. Укып, өйрәнеп кенә үтми вакытлары, Әдилә кызыбыз балалар белән төрле уеннар оештыра, яллары күңелле дә үтсен өчен төрле мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыльләр таба. Төркемебездә кечкенәләр дә, яшүсмерләр дә бар һәм һәрберсенең сөенә-сөенә мәчеткә килүләре башкарган эшебезнең кирәкле булуын күрсәтә дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев