Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек

Бәчектә Сабантуй 15 ел булмаган икән.

Соңгы берничә елда район җирлекләрендә Авыл көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар җыелгач, ул Сабан туен да хәтерләтә. Нәкъ менә шундый бәйрәм Бәчек авылында да үтте. Авылның имамы, Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин бәйрәмне азан белән ачып җибәрде.
– Бәйрәмебез бик матур узды, – дип сөйли Хәйдәр Хабибуллович. – Барча спонсорларга, авыл халкына рәхмәтем зур: актив катнаштылар, матди ярдәм генә дә ике йөз мең сумга якын җыелды, шуңа да бүләкләребез затлы, күп иде.
Билгеле, авылдашлар очрашуларга сусаган – үзәк мәйданда бу көнне «алма төшәрлек» тә урын юк иде. Әледән-әле яңгыр килеп сибәләсә дә, халык кайтып китмәде. Чүлмәк вату, кашык белән йомырка кабып, көянтә-чиләк белән йөгерү, аркан тартышу, катыктан тимер акча эзләү кебек гадәти уеннардан тыш, никахта булган парлар вакытка утын кисте. Шунда да иң җитезләре – 21 секундта утынны кисүче Хәйдәр белән Гөлнара Сибгатуллиннар булды.
Гомумән, бәйрәм бик ошады.

Дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев