Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Батырларның исемен мәңгеләштереп

Мулла Иле авылында Җиңү бәйрәменнән соң авыл халкы тагын бер матур чарага җыелды.

Әфган сугышында катнашып, кайткач вафат булганнар хөрмәтенә Ирек Абдуллин, Ренат Баһаветдинов яшәгән йорт диварларына истәлек такталары куелды.
Шулар арасында минем ирем – Илдар Ярхәм улы Чупаков (1963 – 2016) та бар. Ул әти-әнисенең төпчек уллары иде. 18 яшь тулуга Совет Армиясе сафларына алына. 1983 елның 11 маена кадәр пп 41920 хәрби часте составында Әфганстан демократик республикасына интернационалис тик ярдәм күрсәтүдә катнаша. Бу гаиләдә сугыш турында китаптан укып, кинолар карап кына түгел, ә әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Ярхәм һәм әниләре тыл хезмәтчәне Сәкинә сөйләүләрен ишетеп үсәләр. Илдар белән бергә чын дуслары – классташлары да армиягә алына. Алар да Әфганга чакырыла. Ике ел хезмәт иткәннән соң барысы да туган авылларына кайта, дуслыклары тагын да ныгый.
Тантаналы чарага иремнең якыннары, авылыбыздан һәм күрше авылдан килгән әфганчы-ветераннар, авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Мондый чаралар үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияли. Истәлек тактасын ачу идеясен Ризван Хәкимов тәкъдим иткән. Такта әфган сугышы ветераннары белән берлектә булдырылган.
Иремне һәм башка әфганчы солдатларны хөрмәтләп истәлек тактасы куйганыгыз, безнең Мулла Иле авылына матур бер башлангыч керткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәтләремне җиткерәм. Рәхмәтемнең иң олысы – бу эшне башкаруда үз өлешен керткән Ризван Хәкимовка, Равил Чупаковка, әфганчы егетләргә, ветераннарга һәм тантанага килгән кунакларга. Ризван кебек егетләр булганда бартырлар онытылмас. Сез аларны зурлаган кебек, Аллаһ та сезне зурласын!
Балалар, апалары, абыйсы, туганнары исеменнән, тормыш иптәше
Лилия Чупакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев