Баллы чорга җиттек
Район хуҗалыкларындагы игенчеләрнең генә түгел, ә умартачыларның да кызу урак өсте башланды: бал аерталар.
Иң тырыш бөҗәкләрнең хезмәтенә нәтиҗә ясар чак җитте. Уңыш сөендерәме, бал быел күпме һәм бәясе ничә сумнан? Шушы һәм башка сораулар белән районыбызның уңган-булган умартачыларына мөрәҗәгать иттек.
Әмир Әдиятуллин, Күгәй:
– Мин әле аерта башламадым, «пи чәтләп» бетергәннәрен көтәм. Шулай иткәндә бал тәмлерәк була. Быел бик яхшы кышладылар, былтыр ун ояда кортларым үлгән иде. Сәбәбен генә белмим, аның өчен лабораториягә барырга, тикшерттерергә кирәк. Алай йөрмәдем инде. Сораучылар күп, минем балны Япония, Кытайдан да яратып алалар. Чит илгә кеше аркылы җибәрәм. Бәясе хакында әлегә әйтә алмыйм, Норлатта узган атнада пәнҗешәмбе көнне бер бабай 3 литрлы банканы 1800 сумнан сата иде.
Саимә Миңнуллина, Кече Шырдан:
– Быел бал кортлары бик әйбәт кыш лады. Әле менә бал аерта башлаганга 1-2 көн генә. Уңыш шәп күренә, зарланырлык түгел. Узган ел Яшел Үзәнгә берәүләргә заказ буенча бал алып килдем. Гадәттәгечә ишек төбеннән генә биреп китмәкче идем, хуҗабикә өйгә чакырды. Балны тикшереп карау икән исәбе. Тәлинкәгә салкын су салып, шунда кашык белән бал агызды, әгәр дә шунда кәрәз рәсеме барлыкка килсә, бал чын була икән. Суда нәкъ шундый рәсем чыккач, кабат заказ бирделәр. Гомумән, бернинди ысул белән дә сынап караганыбыз юк иде.
Дамир Нәбиуллин, Акъегет:
– Бал аертуга әлегә «магазиннардан» гына керештек, төп эш август уртасында башланыр дип торабыз. Бал кортлары кышны яхшыкичерде диярлек, араларында төрлесе – көчлесе һәм көчсезрәкләре бар. Без унлап умарта тотабыз. Алдан заказ бирүчеләр дә булды, сату белән проблема юк. 3 литрлы банка безнең якларда 1800 сум тора. Ормарга барган идек, анда да шул бәя. Быел бал кортларының агулану очрак лары күзәтелмәде, шөкер.
Ә инде кышка запас туплап, таныш-белешләреннән, базардан бал алучыларга берничә киңәшебез бәлки ярап куяр.
чын бал кашыктан тиз генә төшми. Бер аш кашыгы бал алып, аны тиз генә әйләндереп карагыз, бал акмаячак, ә кашыкка чорналачак.
бал салынган савытка кашыкны батырып алыгыз да, чыгарганда, ничек агып торганын күзәтегез. Сыйфатлысы тасмалап агып, тау булып өеләчәк, ә өстендә куык барлыкка киләчәк.
чын бал сыек һәм кристаллашкан була. Кристаллашу вакыты төсеннән һәм, сак лану температурасыннан да тора.
ипи кисәген 10 минутка балга салып карагыз. Чын балда икмәк ката, ә ялганында йомшарачак. Бу балга шикәр сиробы кушылган дигән сүз. Чын балда су тамчы да юк.
кәгазь кисәгенә бал тамызып, яндырып карагыз. Чын бал янмый, эреми һәм коңгырт төскә керми. Бары бал тирәсендәге кәгазь генә яначак. Әгәр дә инде бал эри икән, кортларга шикәр сиробы ашатканнар, коңгырт төскә керсә, шикәр комы кушканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев