Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Балаларым – алтын баганаларым!»

Бер хәдистә болай диелгән: «Кем озын гомер яшәгән һәм аның буена күркәм гамәлләр кылган – ул кешеләрнең иң яхшысыдыр».

Хәдиснең мәгънәсе болай аңлатыла: «Кеше Аллаһка баш иеп озаграк яшәгән саен, ул Аңа якыная, чөнки аның гомер буенда башкарган яхшы эшләре аны кодрәтле һәм бөек Раббыбызга якынайта. Шуңа күрә, озын гомер һәм матур гамәлләр белән бүләкләнгәннәр – кешеләрнең иң яхшыларыдыр». Бу хәдиснең нигә начар кешеләргә озын гомер бирелүе турындагы өлеше дә бар, әмма анысы безнең бүгенге язмабызда сөйләнәчәк Акъәбигә бер катнашы да юк.

Васильево бистәсендә яшәүче Зөһрә апа Гатина бер гасырлык гомер бусагасында, Аллаһ бирсә, киләсе елга 100 яшен тутыра. Менә аңа Аллаһ Тәгалә озын гомерне, чынлап та, балаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерү өчен бүләк итеп биргән. Ул бүгенге көндә ачык зиһенле, гел елмаеп, яктылык бөркеп, догалар укып, изге теләкләр теләп яши. Кроссвордлар, сканвордлар чишә, җылы башмаклар бәйли. Зөһрә апаның бик матур Коръән китабы бар һәм ул аны башыннан ахырына кадәр 114 тапкыр укып чык­кан, хәзер 115нче кат укый башладым, ди. Гарәпчә. Бер намазын да калдырмый, 97 яшенә кадәр ураза тоткан, хәзер дә булдыра алмавына көенә. Әйтсәм әйтим инде, гаеп итмәссез, аның әле теш­ләре дә үзенеке, сөбеһанАллаһ, күзләр тимәсен.

Зөһрә апа гаиләсе белән безнең якларга, Әнвәр исемле энекәше чакыруы буенча, 1980 елда күченеп килә. Ә болай тумышлары белән үзләре Чирмешән районы Түбән Каменка авылыннан. Шунда яшәгәннәр дә. Ул җиде балалы ишле гаиләдә иң зурысы. Шуңа күрә аңа кечкенәдән үк олы апа булырга туры килә. Әтиләре сугышта, ә әниләре авырый. Шунысы да бик аянычлы: әтиләре сугышта исән-сау кала, тик менә өйләренә кайтып җитәргә санаулы чакрымнар гына калгач, залимнар кулыннан вәхшиләрчә үтерелә. Фронттан кайтып килүче алҗыган ирнең биштәрендә кызыгыр­лык нәрсәсе булды икән? Шулай итеп гаилә терәксез кала. «Әти кайткач тормыш­лар яхшырачак», – дигән өмет өзелә, әниләре авыру, бар авырлыкны балаларга тартырга кала. Ә Зөһрә апа иң олысы. Шуңа күрә, энекәшләре-сеңелкәшләре бераз үссеннәр әле дип, кияүгә дә 27 яшендә генә чыгарга җөрьәт итә ул. Миннән башка нишләрләр, дип борчыла.

– Үзебезнең авылдан егермеләп чакрым ераклык­тагы Утыз Имәни авылына килен булып төштем. Булачак ирем Фатыйх зур гәүдәле, мәһабәт кеше иде. Безнең авылга туганнарына килеп йөргән һәм аңа минем турыда сөйләгәннәр. Шулай килешеп, кулымны сорады. Ат белән алырга килделәр. Өйдә калган алты туганым, урын өстендәге әнине уйлап, әй, елыйм. Ярты юлга җиттек тә, иремнең дусты түзмәде, туктыйсыңмы-юкмы, марҗа, төшереп калдырам хәзер, дип әрләде үземне, – дип, елмаеп искә алды Зөһрә апа.

– Фатыйхның әтиләре хәлле кешеләр булган, шуңа аны Чиләбегә озатканнар, ул шунда үлеп калган. Ә каенанам 96 яшенә кадәр яшәде. Сукыр иде, шулай да тик тормады, токмачлар кисә, оекбашлар бәйли, «күңел күзем күрә минем» дия иде, мәрхүмә. Карадым, тәнәфес вакытында да кайтып, ашатып, «тышка чыгарып» килә идем. Иремнең туганнары әле хәзер дә бик якын итеп, хөрмәт итәләр үземне.

Зөһрә апа белән Фатыйх абый авылның хөрмәтле кешеләре булган. Укытучы һәм фельдшер. Зөһрә апа гомере буе балаларга башлангыч белем биргән, 41 ел мәктәптә эшләгән. Гаилә башлыгы авылдашларының һәм якын-тирә халыкның сәламәтлеге сагында торган. Ике кыз, бер ул тәрбия­ләп үстергәннәр.

 55 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Продленкаларда эшләп йөрдем әле анда да. Шуннан инде менә Васильевога күченеп килдек. Фатыйх монда да ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып шактый еллар эшләде әле, хәтерлиләрдер аны, үз хезмәтен яратты, белә иде. Аннары инфаркт кичерде, берәр ел больничныйда хәл алгач...

Дәвамын газетабызның 15 декабрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев