Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балалар белән тематик сәяхәт ясадык, ягъни авылыбызның тарихи урыннарында булдык

Видеода байлардан калган бердәнбер йорт турында, татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлинә апа Гәбделхәева таныштырып китә.

Бүгенгесе көндә авылыбызда ике мәчет бар. Беренче мәчетебез бик борыңгы. Аңа 1873 елны нигез салынган, ул авылыбызның түбән очында, икенчесе аның югары очта яңа мәчет. Ул 2013 нче елның 30 нчы июнендә ачыла.

..Ишетүгә тораташтай катам,
Тылсым көче синдә, и азан!
Гади сүз дә, гади моң да түгел,
Күкләрдәнме әллә, син кайдан?
Изгеләрдән изге, и азан.

Авылга иман нуры сипкән бу мәчетләребезнең ишекләре ябылмасын, күккә ярым аен чөйгән манарасыннан азан тавышы тынмасын иде. Ә мәчетләребезнең имам-хатыйблары Гомәр абый хәзрәт белән Рияз абый хәзрәтләргә сау – сәламәт булып, авылдашларга, хак динебезгә озын – озак хезмәт итәргә язсын дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев