Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчының «дәү апа»сын һәр сабый ярата

Кеше гомерендә истә калырлык һәм хәтергә уелыр­лык дулкынландыр­гыч мизгелләр күп булмаса да, бар ул: гаилә кору, бала табу, сабыеңны җитәкләп тәүге тапкыр балалар бакчасына һәм 1нче сыйныфка алып бару...

Туганнан алып «өф-өф» итеп кенә кадерләп үстергән йөрәк җимешеңне балалар бакчасына биргәндә, сабыйга караганда күбрәк әти-әни борчыла торгандыр ул. Коллективка ничек өйрәнеп китәр, тәрбияче апалары үз итәрме, йоклармы, тамагы ач калмасмы, дигән мең төрле сораулар белән газаплану кемнең генә башыннан узмады икән?

Бу яктан Бакырчы авылы әти- әниләренең күңеле тыныч, аларның бәләкәчләрен үз итеп, колач җәеп Рәмзия Сәлахиева каршы ала.
Тәрбияче... Балалар бакчасында йөргән һәркем өчен икенче әнигә әверелгән олы йөрәкле кеше ул. Чит сабыйларны үзенекедәй якын итеп, канаты астына алып, көн буена гаилә җылысын, төпле тәрбия, белем бирергә сәләтле кешеләр генә бу һөнәр иясе була ала торгандыр. Язмам герое, гомумән, балачагында тәрбияче дигән һөнәр барлыгын ишетмәгән дә, белмәгән дә. Чөнки Бакыр­чы авылында гына түгел, җирлекләрендә дә балалар бакчасы булмый.

 «Мәктәпкәчә андый учреждениенең барын белми дә идек, без урамда һәм әби-бабай тәрбия­сендә үстек», – дип искә ала Рәмзия апа үзенең балачагын.

Бакырчы һәм Акъегет мәктәбен тәмамлаган кыз секретарь булып «Киров» колхозына эшкә урнаша. Соңрак Акъегеттә «Сбербанк» филиалында эшли. Бер мәктәп белеме белән дә шундый җаваплы эшләргә алынуына исең китәрлек. Ә ул югалып калмый. Акъегеттә филиал ябылгач, аны Бакыр­чы балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе итеп чакыралар. Сабыйларны үлеп яратканга, нәкъ менә үзенекен, ягъни, күңеленә ятышлы эш тапкач, тынычланып кала ул. 2008 елда Казан педагогика көллиятен читтән торып тәмамлый. Коллегасы дек­рет ялына киткәч, аның урынына тәрбияче булып кала. Һәм менә 26 елдан бирле балалар бакчасы аның икенче гаиләсенә әверелгән яраткан эш урыны булып тора.

Рәмзия апа Бакырчы кызы, бәхетен читтән эзләми, ә авылның уңган гаиләсе Сәлахиевларга килен булып төшә. Әти-әнисе алып биргән йортта үз ояларын корып җибәрәләр. Өйләрен зурайтып, яңарталар. Кызлары Зәринәне үстерәләр. Ире Фәрит абыйның туганнарының балалары аларга якын итеп «дәү абый» һәм «дәү апа» дип эндәшә. Балалар бакчасына киткәч тә, Рәмзия апага «дәү апа» диләр. Менә шуннан туганнар өчен генә түгел, ә бакчага килгән һәркем тәрбияче апаларына яратып «дәү апа» дип эндәшә.

 Бүген бездә 11 бала тәрбияләнә: 10ысы – Бакырчыдан, 1се Юынчыдан килеп йөри. Төрле яшьтәгеләр төркеме булуның уңай ягы да бар. Дәресләрне прог­рамма буенча һәркем өчен үткәрәбез. Зурраклар белән шөгыльләнгәндә кечерәкләре дә колак сала, үзенә сеңдереп, өйрәнеп бара. Башлангыч мәктәп тә бер бинада урнашкан бит инде. Балалар укытучыларны күреп, белеп тора. 1нче сыйныфка кергәндә, шулай ук җиңелрәк, стресс кичермиләр. Аннан, балаларның үсеше елдан-ел аерыла. Хәзергеләр үзләрен иркенрәк тота, оялмый, фикерләрен курык­мый җиткерә. Рус телен дә әйбәт беләләр, кайчак инглиз телендә җавап биреп тә шаккатырып куялар. Бәләкәчләрен 1 яшь тә 2 айлык вакытта ук китерүчеләр дә бар. Иртәрәк биргән саен, бакча мохитенә тизрәк ярак­лашалар. Шунысын да әйтер идем, безгә йөрүчеләрнең күбесе күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр. Шуңа да бер-берсенә карата ярдәмчелләр, дус-татулар. Аннан, әти-әниләр белән дә уртак телне тиз табабыз. Кирәк чакта ярдәмләшеп яшибез. Эшемне, балаларымны, коллективымны бик яратам, – дип тыйнак кына сөйли Рәмзия ханым.

Балаларны һич кенә дә алдап булмый. Аларны аңлаучы, яратучы тәрбияче апалары булганда гына, һәр иртән бакчага теләп киләләр. Рәмзия, әй юк ла, «дәү апа»лары нәкъ менә шундыйлардан: эчкерсез, сабыр, итәгатьле, игътибарлы, елмаюга юмарт. Гел шундый булып калсагыз иде. Һөнәрегезгә тугрылык, түземлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев