Бакырчы авылы мәдәният йорты «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
- Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр. Түгәрәкләргә йөрүче балалар белән бездә шушы акциягә кушылып, клуб тәрәзәләрен бизәдек, - дип яза Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев