Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы клубында "Озын толымлы гүзәл", дип исемләнгән бәйге кичәсе узды

Кичәдә озын толымлы кыз балалар катнашты.

Бәйгенең һәр өлешенә дә кызлар бик иҗади итеп әзерләнгәннәр иде. Ясап килгән исемле прическалары гына да ни тора: "Җәйге рәхәтлек", "Башак", "Чәчәкле алан", "Татар кызы", "Җәйге фантазия".

Ә инде пешереп алып килгән ризыклары телне йотарлык тәмле дә, күркәм дә иде. Үзләрен тамашачыларга бик оста итеп тәкъдим итеп, берсен-берсе уздырып җырладылар, биеделәр. Зирәклек, җитезлек, аш-суга осталык бәйгеләрендә дә сынатмадылар. Җюри бик гадел нәтиҗә чыгарып, кызларга иң зирәк, иң сөйкемле, иң иҗади, иң моңлы, тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз дигән исемнәр биреп, бәйгенең җиңүчесе Гөлсәрвәр Шәйхетдиновага "Озын толымлы кыз"исемен бирде.

- Кичәдә катнашкан кызларга, аларны әзерләргә булышкан әниләренә олы рәхмәтләремне җиткерәм,- ди, Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев