Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакчага чыкса, дөньясын оныта

Олы якелеләр булсын да, бакчаларында яшелчә үстермәсен ди! Кышка җитәрлек азык запасын барыбыз да туплыйбыз, анысы яңалык түгел.

Монда сүз бакча уңышыннан табыш алу турында бара. Ә менә монысы һәркемнең дә хәленнән килми. Үстергән белән бит әле, аны урнаштыра да белергә кирәк.
Каратмәндә яшәүче Гыймадиевлар гаиләсе инде җиде еллап сарымсак үстереп сата. Һәм бу эш аларның җайга салынган.

– Сарымсак үстерүнең бер авырлыгын да күрмибез. Җиребез менә шушы бакчада. Көздән тирес кертеп, сукалыйбыз. Аннан мотоблок белән йомшартып, утыртабыз. Әллә нинди ашламалар кертмибез, ул черетә генә, сынап карадык инде. Кар явар алдыннан салам каплап калдырабыз. Язын чүбен утап, йомшартабыз. Иләнгән көл сибү дә уңдырышны яхшырта. Хәзер инде уклары бөгәрләнеп килә. Аларны җыеп алганда берничәсен калдырабыз. Көзен шул уклар шартлар дәрәҗәгә җиткәч кенә алабыз. Сарымсак тырнаклары таралып китмәсен өчен, вакытында алу мөһим. Бу хезмәт белән беренче ел гына шөгыльләнмәгәч, үз клиентларыбыз бар. Уңышны урнаштыру проблема түгел. Күрше мари авылыннан килеп алалар, Яшел Үзәндә күпләп сатучыларга да бирәбез, килосы 200-250 сумнан, – дип сөйли тынгысыз хуҗабикә Люция апа.

Без аны килгән көнне дә бакчада очраттык. Иң беренче күзгә ташланганы шул: бер бакча белән икенчесе арасында бернинди койма да юк. Гыймадиевлар хуҗалыгы тыкрык янында гына урнашкан, хәтта анда да киртә тотылмаган. Күз алдына китерәсезме, юл кырыенда гына шаулап сарымсагы, җиләге, алмагачлары үсеп утыра. Аның каравы бакчага кереп, зыян салучылар юк икән. Һәм инде күршеләреңнең нәрсә утыртып, нинди эшләр башкарганы да уч төбендәге кебек. Әһә, күрше Фирая суган утырта, Хәтимә су сибә, дип бакчаңны тәртиптә тотарга да менә дигән стимул инде бу.

Әнә берничә хуҗалык аша гына Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина бакчасы күренеп тора. Ул быел 7 мең төп «эксибишен» суганын утырткан. Берсенең авырлыгы бер килога кадәр җитә торган суганны Казанда узган ярминкәдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та күреп шаккаткан иде. Шәрифҗановлар үстерә башлаган бу сорт суганны хәзер шулай хуҗалыклар да сынап карый. Фирая Бариевнаның бакча җиләген, карлыганнарының да күплеген күреп таң калдык. Менә шулай, каратмәнлеләрнең уңганлыгы бакчаларыннан ук күренеп тора. Иң мөһиме күршеләр бердәм монда, кирәк чакта ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшиләр. Серләр юк, барысы да уртак.

Гыймадиевлар гаиләсе, яшелчәчелектән тыш, терлекчелек белән шөгыльләнә. 8 баш мөгезле эре терлекләре бар, кош-корт үстерәләр. Итне урнаштыру да җайга салынган. Гомумән, биредә тырыш, алтын куллы кешеләр яшәве урамнан ук кычкырып тора. Башкача булуы мөмкин дә түгел, Рәдиф абый авылның иң булган балта остасы, кулыннан килмәгән эше юк. Алар төп йорттан аерылып, янәшә генә өй салып чыккан. Күршедә генә Люция апаның каен анасы Фәүзия апа улы Рәис гаиләсе белән яши. Менә шулай, ике бертуган авылдан китмәгән, нигезләрен саклап, балалар үстереп, гөл итеп тоталар.

Без гаилә башлыгы Рәдиф абыйны гына очрата алмадык. Шәһәргә киткән чагына туры килдек. Бу арада мәшәкатьле көннәре шул әле. Уллары Рәдисне өйләндерү, туй үткәрү кебек зур һәм җаваплы эшне ерып чыгасылары бар. Әти-әни өчен аеруча дулкынландыргыч мизгелләр. Быел кызлары Ландыш та КФУны тәмамлаган, башлангыч сыйныфлар укытучысы Яшел Үзәнебез мәктәпләренең берсенә эшкә кайтыр дип өметләнеп торабыз.
Люция апаның Каратмәнгә килен булып төшкәненә 26 ел, шуңа да бу яклар инде аңа үз туган авылыдай якын. Мәктәп бетереп, күпләр кебек шәһәргә киткән булса да, язмыш аны барыбер авылга тарта.

Үлеп яратам авылны. Шулай булмаса, җиде ел заводта эшләгәннән соң кайтмас идем. Һич кенә дә үкенгәнем булмады, киресенчә, Аллаһка шөкер дип, һәр көнемә шатланып яшим. Эшләсәң, кайда да яшәргә, акча эшләргә була, иренмәскә генә кирәк. Бакчага чыксам, рәхәтләнеп, дөньямны онытам. Ирем, балаларым иң зур терәгем. Совхоз беткәч, тракторда эшләгән ирем югалып калмады, балтачы эшенә кереште. Үзем теплицада, күркә хуҗалыгында хезмәт иттем, хәзер өйдәге эшемне алып барам. Иртән дүрттә аяк өстендә инде без. Зарлануым түгел, булдырганыбыз үзебез, балаларыбыз өчен бит, шушы бәхеттән генә Ходаем аермасын, – дип сөйли әңгәмәдәшем Люция ханым.

Чынлап та, тырыш кеше кайда да, матур итеп, гөрләтеп яши ул! Гыймадиевлар гаиләсе кебек! Тир түгеп тапкан малыгызның рәхәтен күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев