Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылларда йорт каршына үсүче бик зур, куркыныч тудыручы агачларга берәр чара күреп булмыймы икән соң

#әйтәмәле

Авылларда бик зур, карт ирәк, каен һәм башка агачлар күп. Күп очракта, ул йортларның хуҗалары булса да, читтә яшиләр. Сөм тоймасрак та булулары бар. Ә көчле җил булып, агачлар сынып, ут чыбыкларын өзеп, газ торбаларын сындырса, авылдашлар зыян күрә. Капка төпләрендә үлән 15-20 см дан артык үссә – штраф дигән күрсәтмә бар иде.

Редакциядән: Мондый агачлар һәр авылда бар. Олы Яке җирлеге бу мәсьәләне үзенчә хәл итә.

«Авылдашлар белән сөйләшеп, бу максатка үзара салым акчасын кулланырга мөмкин дип уйлыйм. Чөнки ул агачларны махсус оешма кешеләре генә кисә ала. Аның бит хәвеф-хәтәре дә бар. Агач башына теләсә кемне меңгезеп булмый. Без Олы Яке зиратындагы карт агачларны альпинистлар белән килешү төзеп кистердек. Бер агачның бәясе юанлыгына карап, 10 меңнән 15 мең сумга кадәр йөри», – дип аңлатты Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев