Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дан!

Сабантуй бәйрәме уңаеннан, ел әйләнәсе табыныбызны мул ризык белән тәэмин итүчеләргә, игенчеләргә, яшелчә үстерүчеләргә, сөт савучылар һәм терлекчеләргә, механизаторлар һәм ашлык суктыручыларга, колхозчылар һәм фермерларга хезмәтләре, йокысыз төннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Яшел Үзән Сабан туенда, күркәм традиция буенча эшләрендә билгеле уңышларга ирешүчеләр мәйданга чакырылып бүләкләнде. Менә алар, таныш булыгыз:
Яшел Үзән муниципаль районы агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең төп җитештерү цехы хисапчысы Елена Коробкова бүләкләнде;

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә «Авангард» АҖ механизаторы Виталий Гришин лаек булды;
Югары җитештерү күрсәткечләре, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашуы һәм Яшел Үзән муниципаль районы агросәнәгать комплексы системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең хезмәт коллективы лаек;

Яшел Үзән муниципаль районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен район башлыгының Рәхмәте, акчалата премия һәм кыйммәтле бүләкләр – Илдар Ахуновка (иң яхшы КФХ), Михаил Батмановка («Маевка» хуҗалыгы ҖЧҖ механизаторы); Рәмзил Вәгыйзовка (иң яхшы шәхси хуҗалык), Анатолий Вагинга («Майский» ТК ҖЧҖ механизаторы), Илфар Ганиевкә («Ак Барс» кошчылык комплексы ҖЧҖ Яшел Үзән филиалы шоферы), Илсур Гафуровка («Майский» ТК ҖЧҖ 4нче цех начальнигы, әйдәп баручы агроном), Азат Җәләлиевкә («Красный Восток Агро» АҖ механизаторы), Наҗия Җәләлиевага («Красный Восток Агро» АҖ сыер савучысы), Сания Зыятдиновага («Майский» ТК ҖЧҖнең мастер-яшелчәчесе), Евгений Игошинга («Майский» ТК ҖЧҖнең авто ремонтлау буенча инженеры), Рафикъ Мозаффаровка («ВЗП Идел аръягы» ҖЧҖ механизаторы), Альбина Осиповага («Ак Барс» Кошчылык комплексы ҖЧҖ Яшел Үзән филиалы кош караучысы), Артур Семахинга («ВЗП «Идел аръягы» ҖЧҖ механизаторы), Людмила Семеновага («Майский» ТК ҖЧҖ мастер-яшелчәчесе), Валентина Сергеевага («Тауиле» хуҗалыгы сөт савучысы), Ибраһим Фәйзуллинга (ветеринар-табиб), Руслан Фадеевка («Авангард» АҖ механизаторы), Илфат Фәтхуллинга «Мулла Иле» мегафермасы терлекчесе), Зөлфия Хәйруллинага («Күгәй» хуҗалыгы сыер савучысы), Гөлнара Хөсәеновага («Ак Барс» Кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалында ярдәмче эшче) тапшырылды.


Яшел Үзән муниципаль районы агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм «Красный Восток Агро» агрохолдингына туг­рылыгы өчен Сабантуйда Кентавр T-244pro маркалы трактор белән ВЗП «Заволжья»ның импорт техникасы буенча әйдәп баручы инженеры Фидаил Тимершин бүләкләнде.

Чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев