Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл укытучысының абруе зур

Авыл укытучысы...

Шәһәрнекеннән аерылмый диярлек. Аңа да шул ук таләпләр, бурычлар куела: төпле белем бирү, конкурсларда, олимпиадаларда катнашу, өстәвенә колхоз-совхозга ярдәм итү. Әйе, элеккеге буын эшләп, хезмәт тәрбиясе белән белем алды. Уку елы башында төп максат туган авыл кырларында яшелчә алу, мул уңыш җыеп тапшыру иде. Менә шундый шартларда да белеме ягыннан бүтәннәрдән калышмаслык буын тәрбияли алуны батырлыкка тиңләр идем.


Чын укытучы эчке дөньясы белән генә түгел, ә тышкы кыяфәте белән дә укучыларны үзенә җәлеп итеп торырга тиеш.

Юашмы ул, әллә кырысрак һәм таләпчәнме, йөзенә карауга нинди остаз булуын әйтеп бирергә мөмкин. Күгеш авылында яшәүче, зур хәрефтән язарлык укытучы Равилә апа Гатауллина белән танышкач та, иң беренче башыма, аның һәр бала күңеленә ачкыч таба белүче, мәрхәмәтле, сабыр педагог булгандыр, дигән уй килде. Чын укытучыларча фикерен ашыкмый гына җиткерүе, йомшак итеп сөйләүләре йөрәккә май булып ятты. Шулчакта үзеңне дәрестә кебек хис итәсең дә, Равилә апаны йотлыгып тыңлап, 45 минутның узганы сизелми дә төсле.
Татар Танае авылында туып үскән кызны, унынчыны бетерүгә Ачасыр мәктәбенә укытырга җибәрәләр.

Кече һәм Олы Шырданда да эшли. Читтән торып Бөгелмә укытучылар институтында химия, биология һәм география фәннәре буенча белем ала. Бик тә укырга яраткан кыз, икенче югары уку йортына, татар теле һәм әдәбияты буенча, Казан педагогика институтына керә. Шулчак роно яшь белгечне Күгеш авылына билгели, бер әбигә яшәргә керә. Күпме авыл мәктәпләрендә укыткан кыз нәкъ менә биредә үз бәхетен таба. Клуб мөдире булып эшләүче Альфред белән таныша. Гаилә корып, өч бала – ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Альфред абый соңрак мәктәптә физкультура белән хезмәт дәресләрен укыта.


Икебез дә мәктәптә эшләдек. Ул елларны бүген дә сагынып искә алам. Мин укыткан балалар бер Күгештә генә түгел, ә районыбыз авылларында да бихисап. Укучыларым бик акыллылар, тәртиплеләр иде. Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә булдык. Әй, ул чаклар күңелле дә иде инде. Колхоз кырында бәрәңге дә, суган да алдык, орлыкка имән чикләвеге дә җыйдык, яшелчәчелектә дә хезмәт куйдык. Колхоз рәисе Нургали Салаватович та безнең белән булды. Эшләп аргач, учакта пешкән бәрәңге белән сыйлана идек. Эшләмәгән эш калмады. Укуда да сынатмадык, балаларым югары уку йортларына керде. Класста 30лап бала иде. Барысын да бик яраттым, дип искә ала Равилә апа тормышының иң рәхәт һәм күңелле чакларын.

 


Инде күпме еллар узса да, яраткан укытучыларын онытмыйлар, ә класс белән очрашуларга чакыралар, җыелып киләләр, хәл белешәләр икән. Равилә апа өчен мондый игътибардан, җылы сүздән дә зуррак бүләк юк, әлбәттә.
Альфред абыйның бакыйлыкка күчүенә дә 19 еллап вакыт узган. Равилә апа бүгенге көндә улы Альберт һәм килене Гөлия тәрбиясендә яши. Альберты өч авыл өчен җаваплы кеше – Күгеш авыл җирлеге башлыгы. Килене Гөлия Лаеш кызы, бирегә шулай ук юллама белән эшкә килгән була.
Апас районы Ябалак авылына кунакка кайтып йөрдем. Албаба станциясенә җиткәч, поезд бушап диярлек кала иде. Шулчакта бу якларга кайтып, төпләнермен диеп башыма да кереп карамады. Әни белән бик тату яшибез. Аллаһка шөкер, бәхетебез – ике балабыз, дүрт оныгыбыз бар. Атна саен кайтып йөриләр. Мал-туар тотабыз, кош-кортлар асрыйбыз. «Красный Восток»та экономист булып эшлим, дип сөйли Гөлия апа.


Равилә апаның бертуган сеңлесе Хәлимә ире Равил белән Яшел Үзәндә яши.

Апасы Тәскирә 95 яшендә шулай ук шәһәрдә гомер итә. Алар ире Кәрим белән Кече Ачасырда яшәгән. Ире Кәрим Фәйзуллин физкультура фәнен укыта. Әлеге укытучыларны газета укучыларыбыз арасында хәтерләүчеләр дә бардыр, мөгаен.
Равилә апа бүген бик бәхетле дияр идем, балалары, оныклары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Биш вакыт намазын калдырмый, дини китаплар һәм бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча «Яшел Үзән»ебезне яратып укып бара икән. Зиһене әйбәт, без яшьләр дә көнләшерлек әле, сөбеһанАллаһ. Ак яулыгын япкан, үзеннән ниндидер бер җылылык, яктылык бөркелеп торган Равилә апа белән сөйләшеп утырулары да рәхәтлек бирә. Әле озак еллар өйнең нуры булып, якыннарыгызның
җылысын, укучыларыгызның ихтирамын тоеп, исәнлектә яшәргә насыйп булсын иде сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев