Авыл шәһәрдән калышмый (редакциягә килгән хат)
Үтте гомер авылны яратып.
Аллаһ, ни теләсәң, шуны алдыңа китереп бастыра. Укытучыларны хөрмәтләүнең мөһимлеге турында язган идем бит әле. Әйтерсең, Мәскәүдә гомер итүче Зифа исемле укучымның колагына кемдер шуны пышылдаган. Зифа, Мәскәүдә яшәү сәбәпле, безнең район газетасын укымый. 45 елдан соң беренче тапкыр мине интернеттан табып, апасына Казанга кунакка кайтканда чакырып, кунак итте.
стәл туй табыны кебек иде, бүләкләре дә бар, Казанның истәлекле урыннарында булып, кичен Ландыш Баһави концертына бардык. Моңарчы яңартылган «Чулпан» мәдәни үзәген дә күргән юк иде: «бер атуда ике куян» кебек килеп чыкты бу очрашу. Аннан кызларымның подъезд төпләренә үк китереп куйдылар. Никтер авыл кешеләренә, авыл укытучыларына түбәнсетебрәк карау таралган. Мин гади авыл укытучысы, 60 яшькә җиткән укучысы тарафыннан шулай хөрмәтләнәм икән, димәк, гомер юлы дөрес узылган. Унтугыз яшемдә үземнән 8-9 яшькә генә кечерәк булган 32 баланы дүртенче сыйныфта кабул итеп алырга да курыкмаганмын. Оныгым шул яшенә җитеп килә, бигрәк бала кебек күренә. Шулкадәр укыту теләге көчле булган. Хәер, укучылар күңеленә яратылып кереп калганмын икән әле. Мине гомере буе рәхмәт укып искә алган укучыларым бер Зифам гына түгел, билгеле. Әлеге акыл булса, эшкә, бәлки, шәһәргә киткән булыр идем. Анда мөмкинлекләр күбрәк: бер коллектив ошамаса, икенчесенә күчә аласың. Үтте инде гомер авылны яратып. Авыр лыкларга түзеп, кыенлыкларга баш имичә, сер бирмичә яшәп.
Әле дә авылныкылар белемле булсын дип, тырышып, ике авылда дини белем бирү язган Аллаһ. Авырсынмый гына, Аллаһ ризалыгы өчен, сәламәтлек сорап, укытып йөрим, шөкер. Казанда курсларда булганда күрдем: алардан ким укытмыйм, тик анда техник чаралар гына, күрсәтмә материаллар гына күбрәк. Спонсорлар да бар. Мәктәптә эшләгәндә дистәләгән газета-журналны үз акчабызга алдыра идек, сыйныфын да үзебез ремонтладык (аны бушка эшләдек), акбур, кәгазь үзебездән. Төрле чаралар үткәрү, язучылар чакыру, ачык дәресләр бирү, ярыш-олимпиадаларга алып бару да үз акчабызга иде.
Менә шул саладан чыккан, ләкин җае туры килгәндә авылныкыларны интернетта «колхоз» дип кимсетүчеләргә ачу чыга үзе. Авыл халкы шәһәрнекеләрдән ким түгел. Яшәү рәвеше, белеме белән дә…
Бер билгеле артист «малаемны авыл кызына өйләндермим, үзе дә авыл кызларына өйләнәм дип тормый» дип, интернеттагы битенә язып куйган. Җаныкаем, үзең дә шуннан чыгып кеше булгансың, ул инде 40 ягына атлаучы егетеңә булдыклы, эшчән авыл кызы караса, бик тә яхшы булыр иде, тәкәбберләрне бик яратмый да әле ул авылныкылар. Аллаһ хәерлесен бирсен, малае тизрәк өйләнә күрсен!
Авылныкылар җимертеп эшли дә, ял да итә, чит илгә дә йөри, хәзер Аллаһка мең шөкер, хаҗга баручылар да шактый. Матур йортлар төзеп, кеше сокланырлык итеп яшәүчеләр дә күп. Менә әле күптән түгел Каратмәндә мәчеткә укырга йөргән Ризәлә белән Илшат гаиләсенең матур итеп килен төшергәннәрен күреп, сөенеп кайттым. Балалар, оныкларга шатланып яшәсеннәр. Әәмиин! Бар җирләре, үзләре ялт иткән, сөбханАллаһ! Ризәлә инде бигрәк уңган. Бар эшкә өлгер. Октябрь аенда да чиләкләп, виктория җыйганын күреп, шаккаткан идем. Рәхмәт яугыры, юмарт ул, безгә дә авыз иттерде. Былтыр 50 яшьлегенә туганнары янына мәчеттә бергә укыган Фидарис, Ландышны, мине, Әхтәм хәзрәтне дә чакырып, Коръән укытты. Аллаһ разый булсын үзләреннән, бәхетле, сәламәт, тигез яшәсеннәр. Каратмәндә мактап язарлык мондый гаиләләр бик күп.
Һәр кеше тәкъдиренә язганны күрә. Бары дөньялар имин булу, күңел тынычлыгы кирәк! Шәһәрдә дә, авылда да кешеләргә ярдәм итеп, күңел җылысын кызганмыйча, артларыннан ияртүчеләр күп булсын иде. Якынлашып килүче яңа ел һәр гаиләгә бәрәкәт, бәхетле тормыш, тынычлык алып килсен. Әәмиин!
Сөмбелә Абдуллина, Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев