Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл фельдшерының ялы юк

Авыл фельдшеры… Күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. Аңа бер үк вакытта терапевт та, хирург та, гинеколог-акушер да, күз табибы да булырга туры килә.

Чөнки авыл җирендә, бер-бер хәл була калса, иң беренче булып фельдшер ярдәмгә килә. Аның эш сәгате – тәүлек әйләнәсе.
Бишнә авыл җирлеге фельдшеры Гүзәл ханым Зарипова инде менә 43 ел үз һөнәренә тугры. Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаган кызны юллама буенча эшкә Саба районына җибәрәләр. Өч ел биредә тәҗрибә туплагач, яшь белгеч туган авылына кайта.

2008 елга кадәр кулга-кул тотынышып Зөлфирә Шаһиева белән эшләсәләр, бүгенге көндә биш авылда яшәүче 713 кешегә бер үзе хезмәт күрсәтә ул. ФАП хезмәткәрләре нигездә профилактика белән шөгыльләнсәләр дә, медпункттан кеше бервакытта да өзелми. Кемнедер кан басымы уйнап интектерә, кайберәүләр билгеләнгән дәвалану курсы буенча уколын ясатырга йөри.

Бәла аяк астында дигәндәй, төрле имгәнү очраклары да чыгып тора, тормыш бит ул. Иң беренче ярдәмне биредә күрсәткәннән соң, авырулар Ключи дәваханәсенә озатыла. Әле дә ярый хәзер техника заманы, машинасын табу да әллә ни проблема түгел. Элек исә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналарын чакырту үзе бер бәла була. 1987 елда гына да шушы җирлектә 22 бала туа. Шуларның һәммәсенә машина табып, бала тудыру йортына озату авыл фельдшеры өстендә. Хәер, өйдә бәбиләү очраклары да заманында еш була. Гүзәл ханым күпме баланың кендек әбисе дә.

– Шушы еллар дәвамында күпне күрдек инде. Күңелгә кереп калганнары да байтак. 80нче елларда авылыбызда газовиклар эшләде. Җир астына торба салган вакытта, чокырга төшкән егетне күрми калган техника күкрәген тишеп, үпкәләре күренеп торырлык итеп яралаган иде. Аңа беренче ярдәм күрсәтеп, ясалма сулыш ясап, «скорый» белән озатканым бүгенгедәй исемдә. Соңрак билгеле булганча, бер атна аңсыз яткан ул. шөкер, терелеп, аягына баскан. Бүгенге көндә ныклап прививка ясау белән шөгыльләнәбез. 27 мәктәп укучысына һәм 11 балалар бакчасына йөрүче сабыйларга грипптан прививка ясадык. Коронавируска каршы да вакцинация бара. Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Күп ләр бу зәхмәтле чир белән авырды. Прививканың кирәклеген аңлап, безгә үзләре мөрәҗәгать итәләр. Авыл халкының 55-60 проценты коронавирустан вакцинацияләнде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Гүзәл ханым бүгенге көндә әнисе Мөршидә апа белән гомер итә. Кызы Гөлнар Казанда яши. Мөршидә апа 83 яшьтә булса да, сөбеһанАллаһ, яшьләр көнләшерлек икән әле.

Әнием эшсез торуны күз алдына да китерми. Бакчада ул хуҗа. Кош-кортларны да күп итеп үстерәбез. Ял саен туган нигезгә балалары җыела, без биш бертуган һәм барыбыз да исән-сау. Әнием, һәммәсе дә хөкүмәт эшендә эшли дип, горурланып яши. Безнең өчен иң рәхәт ял – урманга бару. Мин аны машина белән алып барып кую чы һәм ярдәм итүче генә. 100дән артык себерке генә бәйләдек быел. Туган ягыбызда үскән үләннәрне киптерергә яратабыз, Иван-чәй әзерлибез. Тиктомалдан дару эчкәнебез юк. Шифалы үлән төнәтмәләрен кулланып, иммунитетыбызны ныгытабыз. Гомумән, дару ул безнең аяк астында үсә, иренмичә җыеп, куллана белергә генә кирәк. Ул яктан әнием миңа үрнәк. Гомумән яшәү көчен аннан алам. Өлкән яшьтә булса да, өчпочмак ларын, бәлешен пешереп, көтеп ала, сыйлый. Исән генә булсын берүк! – дип сөйли Гүзәл Зарипова.

Менә шулай, авыл фельдшерына киң кырлы табиб та, психолог-ярдәмче дә була белергә кирәк. Гүзәл ханым да авыруларны профессиональ белгеч буларак кына түгел, ә елмаюлы карашы, тәмле сүзе белән дәвалый, борчуларын тыңлап, төп ле киңәшләрен бирә, авылдашларының кәефен күтәрә. Мондый сәләт һәркемгә дә бирелмәгән шул. Эш сәгате тәмамланса да, авыл фельдшерының ялы юк һәм капкасы да бикләнми. Чөнки теләсә кайчан кереп ярдәм сорарга, шалтыратып чакыртырга мөмкиннәр. Бишнәлеләрнең бу яктан күңеле тыныч, аларның һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торучы Гүзәлләре бар. Үзенә дә исәнлек, тыныч гомер телик әле. Сәламәтлекнең иң зур байлык булуын инде барыбыз да аңладык бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев