Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ата-бабалы кеше – тамырлы имән

Тирән уйда, сорау туар: «Нәрсә соң ул – шәҗәрә?» Буыннардан чылбыр ясар өчен Үткәннәргә якты тәрәзә.

Күпләр, төрле сәбәпләр аркасында, еш кына: «Ни өчен безгә үз тамырларыбызны белергә?» – диләр. Сорау, әлбәттә, бер яктан урынсыз һәм ахмак яңгырый. Ләкин, икенче яктан, без яшәгән, тарих онытыла һәм юыла торган катлаулы заманда – кискен куелучы сорау. Аталарыбыз, бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабалары гомерләрен үзләренә генә түгел, киләчәк буыннарга да, ягъни безгә яхшы яшәрлек итеп төзергә тырышкан. Кайчан да булса, без дә сезнең белән үткән буын булачакбыз, шулай ук, «үз тамырларыңны белү нигә?» дип сораячаклар. Ә бу – без шушы дөньяда кемнәр аркасында яшәвебезне аңлау өчен кирәк.

Җиде буынга кадәр нәселебезне хәтерләү - динебез һәм әхлак кануны. Анда булган тәрбияле, тырыш, белемле, иманлы шәхесләр безгә үрнәк, горурлык булып тора. Ата – бабаларның истәлегенә тап төшермәскә, шул нәселнең лаеклы буыны булырга, аны өзмичә сакларга, дәвам итәргә кирәк. Шундый максатларны истә тотып, Апаста, «Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр бәйрәменең зона этабы булып узды. Бу гаилә бәйгесе Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән уздырыла.

Бәйрәм Апас районы мәдәният йортында көне буе дәвам итте һәм Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан килгән гаиләләр үз үткәннәрен барлады. Яшел Үзән районыннан без – Садыйковлар гаиләсе катнаштык. Әйе, үткәнеңне, әби-бабаларыңны белү бик кирәк. Без әти ягыннан Тимерша нәселенең биш буыннан торган шәҗәрәсен төзедек һәм нәсел агачыбыз белән таныштыр дык. Алар: Биккенә, Кәмар, Тимерша, Кадыйр, Рәшит.

Безнең нәселебездә зур уңышка ирешкән туганнарыбыз бар. Әтиебезнең апасы гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләп, атказанган сәүдә хезмәткәре исеменә лаек булды. Тагын бер туганыбыз Себердә тимер юлда эшләп мактаулы исем алган. Бертуганыбыз спорт юлыннан китте, танылган хоккейчы. Мин, апам – Альбина Әдиятуллина, улым – Булат Садыйков белән бергәләп, Апас мәдәният йорты сәхнәсен дөбердәтеп, татар халык биюе тәкъдим иттек. Бәйрәм бик күңелле һәм файдалы булды. Апас район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина барлык чыгыш ясаучыларга рәхмәтләрен белдереп, җиңүчеләрне бүләкләделәр, дипломнар тапшырдылар, тагын да зуррак уңышлар теләделәр.

Мондый кешелеклелек өчен мөһим чаралар эзсез калмый, алар һәрбер буынның яшәү кыйммәтләрен сакларга ярдәм итә. Нәсел-ыруын белеп, туганлык җепләре белән бәйләнгән зат үзен күпкә уңайлырак хис итә. Үзе генә, ялгыз, тамырсыз кеше бик зәгыйфь, әмма үз нәселенең тарихын белү аны ышанычлырак һәм көчлерәк итә, чөнки ул бу дөньяда ялгыз түгел, аның гаиләсе бар, ата-бабалары бар, нәсел дәвамчылары булачак.

Үз тамырларыңны белү кирәклегенең берничә сәбәбе шул. Килешәсездер, сәбәпләре бик мөһим, аларны күздән ычкындырып булмый, чөнки безнең тамырлар һәрберебезне формалаштыра торган нәрсә бит. Балаларыгызга үз гаиләгезнең тарихын ешрак сөйләргә тырышыгыз, аның турында белергә курыкмагыз, чөнки сезнең нәсел тарихы – сезнең үткәнегез. Сез аны белергә тиешсез, чөнки үткәннән башка, без беләбез, киләчәк тә юк.

Алсу Садыйкова,
Норлат китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев