Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Артистлар балалар белән бер дулкында

Норлат урта мәктәбенең акт­лар залы башлангыч сыйныф укучылары белән тулган иде.

Әле, өстәвенә, кунаклар – Күгәй башлангыч мәктәбе укучылары да килгән. Нәрсә эшләде соң алар, дисезме, хәрефләр «өйрәнделәр».

Әйе, нәкь шулай, «Әлифба: хәрефләр дөньясында» исемле спектакль карадылар. «Укытучылары» Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының танылган йолдызлары – авылдашыбыз, Татарстанның атказанганган артистлары Фернат Насыйбуллин һәм Энҗе Яруллина иде. Шулкадәр мавыктыргыч, тапкыр, җырлы, уенлы тамашаны бары ике актер башкаруына исең китәрлек. Китап формасында ясалган декорация­гә спектакль барышында алфавитның барлык хәрефләре үз чиратында куелып барыла. Һәрбер хәрефне уенчык рәсем буенча табып, сүзләр уйларга кирәк. Әле бит ул гади генә түгел, кайсы хәрефтә әкият белән, кайсында җыр белән аңлатыла, актерларның төрле образларга кереп уйнауларына балалар гына түгел, өлкәннәр дә сокланды. Шулкадәр оста уйланылган, хәрефләр китап «битенең» әле яныннан, әле өске ягыннан «очып» төшә. Актерларны Шүрәле, әби ролендә дә күрергә булды. С хәрефенә нинди бәйрәм бар әле, дип, әйтүгә, барысы бергә «Сабантуй» дип, бер­авыздан җавап кайтарды. Шул арада Фернат абыйлары гармунын сузып, җырлап та җибәрде. Тамаша залындагы укучы балаларның шат авазларын, барлык эмоцияләрен чыгарып, бердәм һәм күмәк рәвештә катнашып утырганнары күптән булмагандыр. Хәер, шулай булмый, сәхнә белән зал арасында бернинди пәрдә юк, Фернат та, Энҗе дә рәхәтләнеп балалар белән бер дулкында, алар янына төшеп, аралашып, уйнап йөрде.

Чынлап та, театр артистына кем генә булырга туры килми, бар сәләтләрен күрсәтеп, сәхнәдә яшәсәң генә, тамашачы күңелен яулап буладыр. Юкка гына «Әлифба: хәрефләр дөнья­сында» спектакле «Тантана-2024» театр премиясен «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясе буенча алмагандыр.



Үзебезнең туган телебезне өйрәнү максатыннан да бик үтемле, файдалы, күңелле спектакль. Укучыларның көчле алкышларына лаек булды алар.

Фернат Насыйбуллинның үзе белем алган мәктәп коллективына рәхмәте, якын күрүе, уку йорты сукмагын онытмавы сизелеп тора. Г.Кариев театры коллективы исеменнән мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллинга рәхмәт хаты тапшырды.

Һәрвакыттагыча мәдәният, мәгариф өлкәсенә кагылышлы чараларны уздыруга теләктәшлек, ярдәм күрсәтүче Рамил Ренат улы сүзен: «Театр яктылыкка, нурга илтә», диеп, Тукаебыз язган шигъри юллар белән башлады. Кунакларга җылы сүзләрен, теләкләрен җиткереп, киләчәктә дә шулай аралашып яшәргә чакырды.

Укучылар үз авылыбызның күренекле шәхесләрен белергә тиеш, без еш кына Казанга да спектакльләр карарга барабыз, мәктәпкә килүләренә бик шатландык, – дип фикерен җиткерде директор урынбасар Дания Гыймадиева.

Телебезне саклау, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән менә шундый бердәм чаралар уздыру бик кирәкле һәм әһәмиятле дип уйлыйм. Балаларның шатлыклы һәм канәгать йөзләрен күреп, үзем дә сөенеп кайттым. Дәвамлы булсын!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев