Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аралашып яшәүләргә ни җитә?!

Ничә еллар уза торган традиция буенча, бернинди һава торышына карамый, Урта урамыбызда Урам бәйрәме гөрләде.

Безнекеләргә өндәүсез, чакыруларсыз җыелып самовар кайнатырга, үткәннәрне искә алып, хәзергесен уртага салып бергә гөрләшеп утырырга беркем дә, бер нәрсә дә комачауламый.
Бу юлы Илдар абый, Суфия апа Хәйруллиннар йорты янына җыелып, иң күңелле, рәхәт чакларны искә алып, үткәнне барлап, хәтирәләргә чумып утырдылар. Берсүзсез, мондый бәйрәмнәр араларны якынайту гына түгел, ә килгән шушы афәтләрне, кайгы-сагышларны жиңелрәк уздырырга да нык ярдәм итә диеп уйлыйм. Афәрин урамдашларым!
Ихластан сезгә чиксез рәхмәтем не җиткерәм, безнең урамдагы кебек кешеләр бернинди ра йонда, авылда да юктыр... Алар ның чын нан да һәрберсе ихтирамга лаек: сабыр Дания Шаһиева, иңнәренә төшкән тормыш йөгеннән беркайчан, беркемгә зарланмаучы Фәһимә апа Мөхәммәтшина, һәрчак ярдәм итәргә әзер булган Резидә-Фәрит Сафиуллиннар, уңган Резедә Гыйрфанова, тырыш Владимир-Рәмзия Зыкиннар, Сания апа белән Гөлнара Яруллиннар, Илдус Мөхәммәдиев, Мөршидә апа Кәримова, Рәмилә-Марат Мифтахетдиновлар, ару-талуны белми тормыш көтүче Искәндәр абый, Илнур, Зөлфия Хәй руллиннар, Надым шәһәреннән ел саен кайтып йортларын яңартучы Рәис, Кадрия Хәлиуллиннар, Раушания Мифтахетдинова, бөтен урамга ярдәм кулы сузучы иң якын күршеләрем Суфия апа, Илдар абый Хәйруллиннар, ура мыбызның үрнәк гаилә исемен әйдәп баручы Гөл су-Марсель Гафа ровлар, Наил абый белән Әнисә апа Гафаровлар, сабырлык өл гесе – Мөзәйнә апа Ямалие ва, туган йортымның учагын сүндерми, каршы алып, озатып калучы абыем Рәшит, авылыбызда узган һәрбер чараларда үзенең иҗат җимешләре белән сөендерүче, матур, көн кадагына туры килердәй шигырьләр авторы Хәлимә апа Җәләлиева, озак еллар авылыбызның тормышында иң мөһим һәм җаваплы урыннарда хез мәт куйган Рәшит абый, Хәлимә апа, Галимҗан абый, Ясминә апа Закировлар, кешенең бөтен яхшы сыйфатларын үзләренә җыйган Алмаз, Гөлия, Әминә апа Габделхәевлар... Барыгызга да Ходай хәер ле гомерләр бирсен, һәммәгезне дә яратам, хөрмәт итәм. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә күңелле яшик, Аллаһ исәнлектән аермасын, авырлыкларны жиңеллек белән уздырырга насыйп булсын! Аралашып, бер-беребезнең хәлен белеп яшәүләргә ни җитә?!
Кызганыч, урамыбыз ле гендалары хәзер без нең арада юк инде. Бу фо тода минем газиз ке шеләремнең, якын урам дашларымның булмавы бик күңелсез. Аларны искә алуым һәммәсенә дә дога булып барсын иде.
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев