Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аналар көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында бик матур чара булып узды.

Бәйрәмнең беренче бүлегендә “Шоңкар” театр коллективы үзешчәннәре, Буа шәһәрендә яшәп иҗат итүче, үзешчән язучы Динә Камалетдинованың “Кичер мине, әнием” һәм “Бәхилләшү” дип исемләнгән берәр пәрдәлек драмасын күрсәтте.

Бәйрәмнең икенче өлешендә бәйрәм концерты булды.

Әниләребезнең күңел яктысы безнең тормышыбызны нурландыра, яшәү көче бирә. Кайларда гына яшәсәк, нинди генә эшләр башкарсак та, без күңелләребездә алар назын, иңнәребездә аларның куллары җылысын тоябыз.
Безгә тормыш бүләк иткән, җил-давылдан саклап үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребезне бәйрәм уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Илдар Галимҗан улы Сәлахиев котлады, изге теләкләрен җиткерде, матур җырларын бүләк итте.


Спектакльдә катнашкан артистларыбыз - Раилә Сәлахиева, Алия Баһаутдинова, Алсу Төхбәтуллина, Газиз Сәйфетдиновларга, концертта биегән “Яшьлек” ансамбле биючеләренә, җырчыларга мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, имин, бәхетле көннәр телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!


Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Бәйрәмегез белән хөрмәтле әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев