Яшел Үзән

«Һаман бер биргән кешедән сорыйбыз инде...»

Түбән Урысбага җирлегендә хисап сессиясе җирле депутатлар һәм активистлар катнашында гына узды.

Кеше аз булуга карамас тан, барлык мәгълүмат җиткерелде һәм иң авырткан мәсьәләләр күтәрелде. Бөтен авылны җыйганда да, барыбер шул берничә кеше актив була инде, торып басып җирлектәге халык гозерен дә, җитешсезлекләрне дә алар әйтә.

Биредә өч авыл – Бәчек һәм ике Урысбага үзсалым акчасын 500 сумнан, ә кече ачасырлылар 1000әр сум җыярга килешкән – юл ясатасылары килә. Бу авыллар иң юллы инде болай да, Түбән Урысбаганың асфальт җәелмичә калган кечкенә генә урамы да юктыр, чөнки аларның Равил Гарипов кебек зур ярдәмчеләре бар. Шулай булуга да карамас тан, монда һаман юл сораучылар бар икән әле.

Узган елда җыелган үзсалым акчасын дәүләт дүрткә тапкырлап биргәннән соң, 757 500 сум булган. Әлеге суммага инешләр төзекләндерелгән, Югары Урысбаганың иске зират тирәсе коймаланган, Бәчектә мемориаль такта урнаштырылган һәм смета төзүгә тотылган. Гомумән, авылларда тормыш үз көенә, кимү ягына бара, туучылар юк, ә үлүчеләр күп. Быелгы вәзгыять, үзегез беләсез, бакыйлыкка күчүчеләр санын тагын да арттырды. Кызганыч.

Шәһәрдән күченеп кайтып, шәхси фермерлык хуҗалыгы булдыручылар да бар – алар, кем әйтмешли, күңелгә бәлзәм инде.
– Кайтып, терлек асрап яшәүчеләр үзләренең үҗәтлекләре һәм тырышлыклары белән безгә үрнәк булып тора, – дип ассызык лап үтте җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Хәзер хуҗалыклар зур хайваннарын киметү яклы, чөнки файдасын күрмиләр. Ни галәмәттер инде, сыерлар кысыр, ясалма орлык ландыру да ярдәм итми. Замана зәхмәте кешеләргә генә түгел, хайваннарга да кагыла, күрәсең. 2021 елда үзсалым акчасына Түбән Урысбага һәм Кече Ачасыр авылларында балалар мәйданчыгы урнаштыру, Бәчек авылында Буа елгасы аркылы күперне төзекләндерү, Югары Урысбаганың Чәчәкле урамында юл төзү планлаштырыла. Нинди генә эшкә тотынсак та, төп ышанычыбыз, иганәчебез – авылдашыбыз Равил Касыйм улы. Шул бер биргән кешедән сорыйбыз бит инде һаман, Аллаһының рәхмәтләре яусын аңа! Аның җирлек өчен башкарган эшләрен санап бетерерлек түгел, шулай да берничәсен әйтеп үтмичә булмый. Бу узган елда күрсәткән ярдәме генә: Түбән Урысбага фельд шер-акушерлык пункты калай белән тышланды, киртәләре яңартылды.

Мәктәпнең икенче катында идәнгә линолеум җәелде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янын төзекләндерүгә бик зур өлеш кертте. Җиңү паркы тирәсендә 60 төп җимеш куак лары, 40 төп нарат утыртылды. Барлык авыл халкы аңа рәхмәтле. Яңа сайланган депутатыбыз Илнар Җиһаншин мәдәният йортының яктырту приборларын яңартты, хәзер биредә яп-якты. Мал табибыбыз Ибраһим Фәйзуллин, ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияров турында әйтми булмый. Алар, кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, хет төн уртасы булсын, килеп ярдәм итми калмыйлар. Аларга да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Биредә, башка җирлекләрдәге кебек үк, балтырган проблемасы тора. Аның белән комплекс лы көрәшү кирәклеген, кешеләрнең бакча башларындагыларны гына юк итсәләр, 1-2 елдан кабат шул ук хәлгә кайтачакларын һәм моның бик зур эш булуын искәрттеләр.

Бәчектән Марсель Закиров клуб мәсьәләсен күтәрде:
– 90нчы елларда сүтелгәннән бирле Бәчектә клуб юк. Кечкенә генә итеп булса да салу мөмкинлеге булмасмы икән?

Аны җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин да күтәреп алды:

– Әйе, авыл кечкенә булса да, яшәгән халыкка бергә җыелышу, нинди дә булса чаралар оештыру өчен бер урын, һичшиксез, кирәк. Без аны Тукайның туганы яшәгән нигезгә салырбыз дип планлаштырабыз. Шунда ук музей да булыр, дип уйлашкан идек. Тик моны ра йон яки республика ярдәменнән башка төзеп булмас.

– Пандемиягә карамастан, тормыш бара, алга планнар корыла, гамәлгә ашырыла. Равил Касыймович кебек ярдәмчегез булганга сез бик бәхетле, җирлектәге чыгымнарның күбесе аныкы. Мөмкинлек булган кадәр без дә ярдәм итәрбез. Федераль һәм республика программаларына ышанып торабыз, – диде, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Усманов. – Клубны киләсе елга ук вәгъдә итеп булмый, чөнки ул инде планга кермәгән. Шулай да, исәпкә алырбыз.

Әйе, Равил Гарипов туып үскән авылына гына түгел, җирлеккә кергән башка авылларга да ярдәм итеп яши. Шуңа, аңа биредә яшәүче һәрбер кеше рәхмәтле. Мәдәният йорты мөдире Люция Садриева, җыен барышында торып, Равил Касыйм улының янына барып әйтте ул сүзләрне: «Равил абыйга күпме генә рәхмәт әйтсәк тә, аз булыр кебек. Авылыбызның нәрсәсенә генә кагылма – аның ярдәме тигән», – диде.
Язмамның ахырында районыбызның баш ветеринары Физзәт Фәхретдиновның халыкка мөһим мөрәҗәгатен тәкъдим итәм:

– Сүз – читтән хайван кертмәү турында. Әгәр дә алгансыз икән, безгә әйтегез. Ә иң яхшысы – үзебезнең районнан алыгыз, чөнки «перекупщик»лар Казахстаннан яки башка җирдән алып кайтып сата һәм аларда нинди авыру барлыгын да белеп булмый. Үзегезгә файда урынына зыян китермәгез, – диде мал табибы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: