Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Алучы – учларын, бирүче – йөрәген тутыра!»

Якташларыбыз «Ел гаиләсе – 2020» гомумроссия конкурсының төбәк этабы финалистлары булды.

Күп балалы һәм «супер күп балалы» гаиләләр була. Үзләренең җылы кочакларына ун, хәтта, аннан да күбрәк үксезләрне сыйдыручылар бар. Кемнәр соң алар? Әлбәттә, зур хәрефтән язарлык олы йөрәкле затлар.

Белгәнегезчә, безнең районда да бар андый гаиләләр, әле бер генә дә түгел. Соңгы вакытларда, тәрбиягә бала алу – ул бизнес, дигәнне еш ишетергә туры килә. Янәсе, ятимнәргә килә торган түләүләрне барысын да кушкач, хәйран гына сумма килеп чыга. Әмма, чынлыкта, аның белән баеп булмый. Кешеләр күп баланы тәрбиягә зур акча өчен түгел, башкача булдыра алмаганга ала.

Норлатта яшәүче Миң-нуллина-Латыйповлар кебек профессионал гаилә – ятим балаларны гаиләгә урнаштыруның иң яхшы формасы. Чөнки Рәисә ханым шундый учреждениедә эшли һәм күңелләре кителгән сабыйлар белән аралашу, уртак тел табу серләрен яхшы белә. Үзе кебек үк киң күңелле, һәр эштә ярдәмче ире Наил әфәнде – ышанычлы терәге. Икең бер теләктә, бер сүздә булмасаң, мондый искиткеч зур җаваплылык таләп итә торган адымга барып, үзләренең ике кызлары янына тәрбиягә 13 баланы сыйдырып булмый.
20 ел пар канат булып гомер итүче Рәисә Миңнуллина һәм Наил Латыйповлар ТР «Тәрбиягә бала алучылар ассоцияциясе»нең актив әгъзалары, «Без Бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасы составына керәләр.

Тәрбиягә бала алучылар өчен уздырыла торган барлык бәйрәмнәр, семинарларның оештыручылары да алар. Респуб лика дәрәҗәсендә узган мәртәбәле бәйгеләр («Иң яхшы әти», «Ел ир-аты», «Нечкәбил», «Хатын-кыз-әни» һ.б.) җиңүчеләре булып торалар. Балалар да әти-әниләреннән калышмый, бик тырышлар. 2015 елдан бирле бергәләшеп бик күп конкурсларда катнашалар, гаилә инде берничә гран-при, төбәк, республика, ра йон хакимияте Рәхмәт хатлары һәм башка мәртәбәле бүләкләр иясе. Ә үзләренең «Вернисаж» күләгәләр теат ры белән фестивальләрдә катнашып, федераль һәм гомумроссия дәрәҗәсендә җиңүче булалар. Күптән түгел «Ел гаиләсе – 2020» гомумроссия конкурсының төбәк этабы финалистлары булдылар. Алга таба да аларга зур уңышлар телибез!

Мондый уңышларга ирешергә нәрсә ярдәм итәме? Бердәмлек һәм татулык! Нинди генә эшкә тотынсалар да, алар бергә. Гаилә бәйрәмнәре, туган көннәрне бик күңелле итеп, күп кунаклар чакырып уздыралар. Алар рес публикабыздагы шундый ук, тәрбиягә балалар алган гаиләләр белән аралашып яши, хәтта Америка, Бельгиядә дә дуслары бар.
Миңнуллина-Латый повлар «Алучы – учларын, бирүче – йөрәген тутыра!» девизы астында, башкаларга ярдәм итү теләге белән яши. Мөмкинлекләре чикле үзенчәлекле балалар өчен социаль-хәйрия проекты – «Вернисаж 1+1» күләгәләр театры оештыру идеясен тормышка ашыру өстендә эшлиләр.
Кызы белән киявенең асрамага балалар алырга теләвен иң беренче Рәисә ханымның әнисе хуплый.

– Минем әни сугыш чоры баласы, ятим кала һәм аны җиденче бала итеп бер гаилә үзенә ала. Әмма ул анда үзен беркайчан да чит итеп сизми. Әлеге кешеләр аны үз балалары итеп тәрбияләп үстерә. Шул дәү әниебез үлгәч кенә белдек әнинең аларныкы булмаганын. Безнең тәрбиягә балалар алу теләген әни хуплады: «Рәхмәт сиңа, кызым, минем хыялымны тормышка ашырдың! Йөрәгең ничәне сыйдыра, шуның кадәр баланы ал, аларның һәрберсе үз бәхете белән килә!» – диде. Шулай, әнинең хәер-фатыйхасы белән, хәзер зур гаилә булып яшибез, – ди Рәисә Миңнуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев