Яшел Үзән

Алтын туегыз бик мөбарәк икән

Дөньяда мәхәббәт тарихлары бик күп.

Ләйлә белән Мәҗнүн, Фәрхәт белән Ширин, Сөһәйл һәм Гөлдерсен... Бу тирән мәхәббәт тарихлары буыннан-буынга күчеп йөрәкләрне әсир итә. Без бу әсәрләрнең бөеклегенә табынабыз.
Бүгенге язмам ярты гасыр бергә яшәп, изге хисләрне саклап, алтын туйларын билгеләп үтүче Рәмзия һәм Равил Шәкүровлар турында.

Инженер һәм укытучы
Равил Габдрахман улы авылда урта мәктәпне тәмамлап, берничә ел тракторда колхоз кырларында эшләп, сабантуйларда көрәшеп, беләкләре ныгыгач башкалага юл ала. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Аны тәмамлап, туган авылына баш инженер булып эшкә кайта. Инженерның эше бер дә җиңел булмый, иртәнге алтыда «нәрәд» белән башланып китә, кич караңгыда гына төгәлләнә. Колхоз кырларының бер генә гектары да буш калмый иде бит. Чәчү вакытында, урып-җыю чорында алны-ялны белми эшлиләр иде. Басудагы меңәрләгән гектар җирне эшкәртергә, аннан 800 баш мөгезле эре терлеге булган ферма-комплексны төзек техника белән ничек кенә тәэмин итеп бетергәннәрдер?! Колхозда Равил абый унбиш ел яхшы гына хезмәт куя. Аннан урта мәктәптә трактор, сызым, физкультура дәресләрен укыта. Егерме биш ел хезмәт юлы мәктәптә уза. Төп эше белән бергә көрәш секциясен дә җитәкли. Нәкъ менә Равил Шәкүров җитәкләгән чорда авыл балаларын көрәш серенә өйрәтеп, зур уңышларга ирешелде. Ул һәр укучының күңеленә киңәше, сүзе белән юл таба белде.

Казахстаннан ТатарстангаРәмзия Хәбибулла кызы Казахстанда
8 балалы шахтер гаиләсендә туа. Әтисе Хәбибулла, әнисе Зәйтүнә Мулла Иле авылында туып үскәннәр. Яшь вакытта Хәбибулла Сафин Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган. Казахстанга китеп гомере буе шахтада эшләгән. Дин кардәшләребез арасында муллалык вазифасын башкара. Хәзер инде улы Афин әтисе эшен дәвам итә. Яхшы тәрбия алган гаиләдә балалар белемле, укымышлы була. Бу нәселнең кайсысын гына алып карасак та, барысы да уңган, булдыклы. Рәмзиянең сеңлесе Рамия дә укытучы һөнәрен сайлый. Олы абыйлары Абдул юридик фәннәр кандидаты, полковник, күп еллар Балык Бистәсе районында судья булып эшләде. Аннан Казанда юридик институтта студентларга белем бирде. Рәмзиянең туганнан туганнары Фирдәүсә Кәримова, Шамил Садыйков (Шакир-а-Мил) дәрәҗәле исемнәр яулаган, китап авторлары.
Әтисенең гармун уйнаганын күреп, озын көйле татар җырларын ишетеп үскән кыз дүртенче класста укыганда ук баянда уйнарга өйрәнә. Аннан әти-әнисенең тырышлыгы белән өйдә пианино барлыкка килә. Музыка белемен алырга Рәмзия Кытайдан кайткан, дворян нәселеннән булган бик тә акыллы остаз ханымның өенә йөри. Тырыш кыз урта мәктәпне гел «биш ле» билгеләренә генә тәмамлый. Өч ел үзе укыган мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшли. Аннан Татарстанга кайтып, Казан дәүләт университетына укырга керә.

Мәхәббәт тарихы
Студент чаклар, иң күңелле хатирәләр. Шимбә, якшәмбе көннәрен көтеп аласың. Равил авылга, туган йортына ашкынса, Рәмзия әтисенең төп йортында яшәүче абыйларына кунакка кайта. Яшьләр авыл клубына «танцы»га чыга. Менә шунда күреп ала да инде чибәр кызны Равил, кичәдән соң озата кайта. Бу кара бөдрә чәчле, киң җилкәле егет тыныч холкы, әдәп лелеге белән яшь кызның йөрәген яуларга да өлгерә. Студент егеткә Казанда ике тулай торак арасын күп таптарга, шактый данә кыйммәтле шоколад ташырга туры килә. Шулай алар өч елга якын дуслашып йөргәннән соң, никах укытып, шаулатып туй үткәрә.
Гаилә Мулла Илендә төпләнергә карар кыла. Дипломлы инженерга колхоз йорт төзеп бирә. Соңрак үз көчләре белән буш яткан җирдә зур гына йорт күтәрәләр. Университетны тәмамлаганнан соң Рәмзия Норлат урта мәктәбендә бер ел укыта. Беренче бала булып кызлары Илсөяр туа, ә ялдан соң авыл мәктәбенә эшкә килә. Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. Яшь белгечкә бераздан класс бирәләр. Ул җитәкләгән сыйныф төрле бәйгеләрдә, пионер слетларында алдынгылыкны бирми. Бар эштә дә төгәл, көчле рухлы остазны директор урынбасары – уку-укыту эше мөдире итеп билгелиләр. Авылда яши башлаган кала кызы барысына да өлгерә. Рус мөхитендә үсеп, рус телендә генә сөйләшкән татар кызы, хәзер исә, сирәк очрый торган борынгы иске татар сүзләрен дә кулланып, гаҗәпкә калдыра.

Гөрләтеп эшләгән еллар
1983 елда Рәмзияне Мулла Иле авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Җиң сызганып, бөтен сәләтен эшкә җигәргә туры килә. Ул елларда авыл Советының да, авыл халкының да гөрләп яшәгән чагы. Җирлеккә караган ике авылда меңнән артык кеше яши. Һәр елны яңа төзелеш, колхозчылар елга 10-15 йорт салып керә. Яшь гаиләләр арта, балалар күп туа. Төп авыл халкы барысы да колхозда эшли. Колхоз рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин белән кулга-кул тотынып эшләгән еллар. Район башлыгы Хәмит Хәйретдинов үзенең һәр чыгышында Рәмзия Шәкүрованың бик җаваплы эшләрне дә уңышлы башкарганын күреп, үрнәк итеп куя.
Табигатьтән килгән сәләт, күркәм холык, тирән белем, башкаларга ярдәм кулы сузу кебек сыйфатлар хас шул аңа. Төрле хәлләр була, авыл кешеләрен яклап, уттан-судан коткарыр өчен теләсә кайсы җитәкче янына барып, катлаулы мәсьәлә ләрне уңай хәл итеп кайта.
Авыл башлыгы буларак аз гына вакыт эчендә бик күп эшләр башкара. Җиңү бәйрәмендә урамнарга куелган кызыл тимер канәферләр, Урта Күлдә шәһәрдәге кебек итеп ясалган тау-шугалак күпләрнең күңел хатирәсен әле дә җылыта. Район җитәкчеләре янына барып данлыклы якташларны хөрмәтләү, сугыш чоры хезмәт батыр ларының якты истәлекләрен, шанлы исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләрен дә күтәрә. Шул елларда Гөлсем Канакова яшәгән йортка ак мәрмәргә уеп ясалган сүрәте белән мемориаль такта куелды. Сугыш кырында ятып калган авылдашларга куелган стела янында Солдат һәйкәле калыкты.

Алыштыргысыз педагог
Укучылары аны хөрмәтли һәм ярата. Ул аларны аңлый белә, олы җанлы, кешелекле, чын мөгәллимә. Рәмзия апа үзенең «Кунгур» баяны белән музыка-җыр дәресеннән белем биреп, укучыларга сәнгать серен ачты, җыр-моңга сөю тәрбияләде. Мәктәпне бетергәндә без бөек рус һәм чит ил композиторларының бөтен әсәрләрен пластинкада тыңлап, исемнәрен ятлап бетергән идек инде. Укытучыбыз баянга өйрәнү түгәрәге оештырып җибәрде. Сабакташларым түгәрәккә йөреп баянда уйнарга өйрәнде. Бераздан ул кызлардан гына торган «Гөлләр» җыр ансамбле оештырды. Укытучыбыз әйткәнчә, җырны колак белән түгел, йөрәк белән ишетергә өйрәндек. Менә шулай һәр баланы җыр-моң дөньясына кертеп, матурлыкка омтылыш тәрбияләүне максат итеп куйган укытучы да ул! Ул безне хәзер дә, яратып: «Сезнең һәрберегез – шәхес! Сезнең уңышлар – минем уңыш! Шуның белән мин бәхетле», – ди. «Сез бит сплошной Голливуд», – дип тә өсти.

Балалары да искиткеч зыялы
Шәкүровлар гаиләдә иминлекне, балаларның киләчәген, төпле белемен беренче урынга куеп, аларны татар рухлы, зыялы итеп тәрбияләүне максат итеп куя.
Кызлары Илсөяр Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә Истамбул университетында укыта. Аның төрек телендә татар әдипләре, аларның тормышлары турында берничә китабы басылып чыкты.
Илсөяр галим-голәмә Рәмиевлар гаи ләсендә килен булып, тормыш иптәше Булат белән өч кыз үстерәләр. Булат Рәмиев – профессор, Гәбзә университетында студентларга белем бирә. Олы кызлары Ләйлә Америкада Бостон университетында, икенче кызлары Алия Истамбулда Галатасарай университетында, ә төпчекләре Айгөл мәктәптә укый.
Уллары Камил КДУның тарих факультетын тәмамлады. «Вәисиләр хәрәкәте» темасына диссертация яклады, тарих фәннәре кандидаты. «Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре» дигән зур күләмле китап Камил Шәкүровның матди ярдәме белән нәшер ителде. Ул бу китапның рецезенты да.

Мулла Иле мәктәбе укучылары минем горурыгым! Алар тормышта барысы да үз урыннарын таба. Алар арасында кемнәр генә юк. Хәтта «WorldSkills Russia» чемпионатында да җиңүчеләр рәтендә безнеке. Мулла Иле кызы булмасам да, монда тумасам да, тәнемнең һәр күзәнәгенә кадәр «молвинская». Безнең авыл затлы кешеләр җире. Мин ерак Казахстанда авылдашларыбызның бик авыр хезмәтен күреп үскән кеше. Анда бөтенебез дә бик тату, матур яшәдек. Баһаутдин Вәисов безнең авыл турында «Мулла Иле – изге җир», – дип тикмәгә генә әйтмәгән. Димәк, аның өчен җитди сәбәп ләр булган. Килгән кешеләр Мулла Иленә сокланып киткәннәр. Бөек галимә Резеда Ганиеваның «Мулла Иле –шигъри авыл», – дип әйткәне булды. Без бөтенебез дә

Равил абый Сәйфетдинов шәкертләре. Аннан татар телен өйрәндек, тарихыбызны барладык, әхлак кануннарын ныгыттык. Олы остазыбыз җитәкләгән мәктәптә эшләү белән мин чиксез бәхетле. Минем иң зур байлыгым – китаплар, хәзинәм – затлы китапханәм бар. Укучыларым өчен китапларымны беркайчан кызганмадым. Менә илле ел, тормыш корганнан бирле әти-әниемнең туган авылында гомер кичерәм. Равилем ышанычлы тормыш юлдашым, үрнәк ата, юмарт бабай булды. Авыл, диләр, без шәһәрдән дә яхшырак яшибез! Раббыбызга мең рәхмәт!», – дип сөйли Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре Рәмзия Шәкүрова.

Муллагол нигез салган, азан әйткән Олы урам буйлап ныклы адымнар белән Равил аганың җомга намазына барганын күргәч, әтисе Габдрахман абый белән әткәйнең бергәләп мәчеткә йөргән чаклары искә төшә. Дин гыйлеменә өйрәнеп, Ислам дине белән рухны баетып яшәү күңелне сөендерә, бу –камиллелек дәрәҗәседер.

 

«Балаларның тормышларына сөенеп, уңышларына горурланып яшибез. Баланың баласы балдан татлы, дигән сүзләр дөрес икән, дүрт оныгымны да бик яратам, шуларга шатланып яшим», – ди Равил ага.

 

Алар 50 ел бергә киңәшеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яши. Гомерләрен укучыларга белем, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлткән изге, асыл шәхесләр – Рәмзия белән Равил Шәкүровларның тормышлары мөбарәк булсын, иман нуры, бәрәкәт белән тулсын!

Гөлфинә Канакова. Мулла Иле – Яшел Үзән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: