Яшел Үзән

Алпавыт күле, вә Карташев урманы

Тау Иле-Бәчек-Күгеш өчпочмагының уртасында «Алпавыт күле» дигән сулыкны hәм аннан көнбатыштарак урнашкан «Карташев урманы» дигән җирлекне якын тирәдә яшәүчеләр беләдер диеп уйлыйм. Кайдан килеп чыккан соң мондый атамалар?

Алтын Ордадан чыккан татар морзасы Акмай Картыш Рус дәүләтенә хезмәт итә башлый. Аның нәселе Россия буенча бик тарала hәм бер ботагы Казан губерниясе белән бәйләнешле була. Ул гына да түгел, шуларның берсе, Алексей Васильевич Карташев (1858) Зөя өязендә 4нче участокта земский начальник булып эшли.

Почетлы мировой судья, алпавыт, дәрәҗәле кеше була. Аның карамагында безнең Зөя өязендә 369 десятина (402 га) җире, тегермәннәре, крестьяннары була. Соңыннан Кирмәле авылы тирәсендәге (хәзер бу рус авылы юк инде, Тау Иленнән бер чакрымнан төньяктарак иде) җирләр аның кызы Мария Алексеевнага (1888) күчә. Кирмәледә 56 җан крестьян аңа хезмәт итә.

Менә шушы алпавыт нәселе җирлегенә урман һәм соңыннан ясалма күл дә керә. Бу күл, алпавыт күле, бик тә матур иде ди, Бәчектән Салих абый Сәлимханов (1930 елгы). Аның бакчасында алмагачлар, чия, канәфер агачлары үсә, ә периметр буенча канау белән әйләндереп алынган, шул ук территориядә бер кечкенә генә өй дә бар иде ди. Бу урын алпавытның ял итә торган урыны булгандыр инде. Дача. Урманга ябышып, алпавытның фамилиясе, ә күл, дәрәҗәгә бәйләнешле рәвештә атама белән тарихка кереп кала.

Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: