Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Алло, Мәскәәәәү, Шырдан күренәме анда?!

Яшерен-батырын түгел, кыш җиткәндә нинди өмә инде ул дип, күзләрен шарландырган кешеләр булды.

Беренче көн өмә зиратта булса, икенче көнне халык, биредә тәртип урнаштыру өчен, Кече Шырдан плотинасы янына җыелды. Эшләнәсе эшләр әллә ни күп булмаса да, безнең өчен иң мөһиме – авылдашларның шулай бердәм җыелуы булды.


Кызыксыналар, ярдәм итәргә теләкләре бар, димәк. Аннары, плотинада төзелеш эшләре тәмамланды дияргә була, федераль грантка отчетлар бирер вакыт та җитте. Мәскәү Гранты шартларының берсе – авыл кешесенең өмәләргә җыелып, объектның кирәклеген раслау. Ялынып, чакырып йөрисе дә булмады, бердәм булып җыелып килдегез, авылдашлар, рәхмәт барыгызга да! Җәй көне дә шулай бердәм булып ял итик, төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырыйк. Бик матур булачак бит су буйлары.
Элек, татар авылларын су буйларыннан сөргәннәр, авылларга нигез салырга рөхсәт булмаган. Ә хәзер күрегез – татар, үзе сулык лар ясап куеп, шушы кечкенә генә авылда да менә дигән итеп эшләп, ял итәргә җыена!!!
Өмәдә шулай ук Олы Шырданда яшәүчеләр дә катнашуы ямь өстенә ямь булды. Ике Шыр дан гомер буе тату, ярдәмчел булды, дус яшәде. Алга таба да шулай дәвам итик!


Гаиләләре белән өмәдә катнашучыларны ничек инде билгеләп китмисең ди? Бар яктан да булган бу Миңнуллиннар! Ләйсәннең ул көнне туган көне дә иде бит әле! Мичкә ягып бәлеш пешереп ятмаган бу актив ханым, кызы Ралинә, ире Марат белән өмәгә килгән. Әле бит әниләре Гөлсәрия ханым да биредә. «Ничек килмисен инде, бәйрәмгә тиң вакыйга бит!» ди Гөлсәрия абыстай.

Шулай ук Маратның ике туганы – энесе Азат белән абыйсы Айрат та биредә. Ике туганы Ринат та хатыны Саимә белән һәрвакыт актив өмәчеләр! Менә никадәр Миңнуллиннар! Боларга эш җитәме?! Һәрберегезне дә аерып язып булмый, дуслар, әмма сез барыгыз да безгә кадерле. Чөнки биредә авыл үсешенә битараф булмаганнар җыелды. Ә битарафлык, беләсез, ул үтерә. Кешене генә түгел, авылларны да...
Менә шулай, дуслар! Әлеге эш нигезендә торучы, авылга җан өрүче Асия Наилевна Гобәйдуллина да авылдашларның активлыгыннан бик канәгать һәм бик рәхмәтле!


Гүзәл Минһаҗева.
Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев