«Алга барабыз, артка караган юк»
Һәр адәм баласы бу дөньяда сынаулар аша уза.
Аны лаеклы үтү генә һәркемнең үзеннән тора. Бүгенге язмам геройларына да авырлыкларны җиңү өчен ышаныч, бер-береңне ярату, якты киләчәккә өмет яшәтә һәм ярдәм итә.
Бәчек авылында гомер итүче Фирдинә һәм Нияз Зиялеевлар гаиләсе, балалар каникулда булгач, өй тутырып каршы алды безне. Һәркем үз эшендә, җәен кылны кырыкка ярыр чак шул. Хуҗабикә банкалар ябу белән мәшгуль иде, балаларга да эш җитәрлек. Шулай сөйләшә торгач, әлеге матур, күркәм гаиләнең кавышу тарихына да күз салдык.
Баксаң, Фирдинә белән Нияз бер сыйныфта укыган. Гадәттә, классташыңны дус буларак кына якын күрәсең, алар да шулай мәктәптә гыйшык утында янмый. Укуны тәмамлагач Фирдинә медицина училищесына укырга керә, Нияз авылда кала. Шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән кыз Казанга эшкә урнаша. Ялларда авылга кайтып йөри. Теләге күп яшьләрнеке кебек – шәһәрдә төпләнү була. Тик никахың күкләрдә укылып, язмышыңа авылда каласың дип язылган булса, бернәрсә дә үзгәртә алмыйсың. Аннан, кайчандыр бер сыйныфта укып йөргән малай белән кызны очрашып, кавышырлар дип кем уйлаган?! 2001 елда туй гөрләтәләр, бала туганчы Фирдинә эшкә Казанга барып йөри.
– Бервакытта да авылга кайтып төпләнгәнемә үкенгәнем булмады. Яшим дигән кешегә авылда да менә дигән итеп тормыш корырга була. Кайда да тырышлык кирәк, беркемгә дә «мә» дип китереп тоттырмыйлар. Олы улым Ильяс тугач гаиләбез борчу кичерде. Әмма без ирем Нияз белән бу сынауларны ерып, бары алга атлыйбыз, – дип сөйли Фирдинә.
Олы уллары Ильясны Фирдинә 8 айлык чагында үзе таба. Бер яшькә кадәр сабыйда андый-мондый тайпылышлар сизмиләр, 11 айда бармак башларына басып йөри дә башлый. Үсеше буенча да әллә ни тоткарлыклар булмый. Медицина күзәтүе узганда аларга ДЦП диагнозы куялар. Хастаханә юлларын шактый таптарга туры килә. Аякларына өч тапкыр операция кичерә. Ильяс башлангыч белемне Бәчек мәктәбендә ала. Аннан улларының яшьтәшләреннән калышмавын, башкалар алдында кимсенмәвен теләгән әти-әнисе аны Казанда махсус интернатка урнаштыра. Ул анда 7 ел укый, сентябрьдә 12нче сыйныфка барачак. Уку биш көн бара. Җомга кичтән әтисе барып ала, дүшәмбе иртән озатып куя.
– Табиблар диагнозын ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Иң авыр чакларымда ирем терәк булды һәм бүгенгәчә барлык киртәләрне ерып барабыз. Әле икенче балам белән табибларга исәпкә басканда, хәлемне белеп, бу икенче ирегезме әллә, дип сораганнары хәтердә. Күрәсең, мондый очракта ирләрнең хатыннарын ташлап китү гаҗәп хәл түгел ахрысы. Ә без бергәләп улыбызның якты киләчәге һәм сәламәтлеге өчен тырышабыз. Әтисе шулай Казанга йөртмәсә, без анда укый да алмас идек. Ильяс бүген инде өй тирәсендәге вак-төяк эшләрдә булыша. Хыялы киләчәктә программист булу. Менә шулай, алга барабыз, артка караган юк. Һәм башкаларга да киңәшем шул: нинди генә очракта да югалып калмагыз, –дип сөйли Фирдинә.
Күңелдә курку хисе булса да, Зиялеевлар Аллаһка тапшырып, икенче балаларын алып кайта. Гаиләгә бәхет өстәп, тупырдап торган малай – Илназ, соңрак көтеп алынган кызлары Иркә туа. Фирдинә балалар тәрбияләп, инде эшкә чыгармын дигәндә, олы яшьтәге әнисе Наилә апа аларга яшәргә күченә. Шулай итеп, хуҗабикә ролен дәвам итәргә туры килә. Хәер, өйдә дә эш тавык чүпләп бетермәслек. Өч сыер, бозаулар, тавык-чебеш – үзе бер мини ферма. «Газпром»да Урысбагада оператор булып эшләүче Нияз гаилә йөген нык тарта. Без сөйләшкән арада биш минутка гына эшеннән сугылды ул.
– Фирдинә авылга үзе теләп кайтты. Шөкер тату гомер кичерәбез. Өч бала үстерербез дип уйламаган идек, әнисенә рәхмәт, сөендерде. Балаларның игелеген күреп, озак еллар тигезлектә яшәргә язсын иде, – ди елмаеп Нияз.
Зиялеевларның тырышлыгы капка төбеннән үк күренә, тирә-юньдә – матурлык, чисталык. Өй тулы аллы-гөлле чәчәкләр Фирдинәнең гүзәллеккә гашыйк булуын сөйли. Тәмле ризыклар белән якыннарын сөендерергә, күпләр кызыгырлык тортлар пешерергә дә оста ул. Куркаклыгын да җиңә алса, үз эшен рәхәтләнеп булдыра ала.
– Кечкенәдән пешеренергә яратам. Төрле рецептларны интернеттан алам. Хәзер бит инде теләге булган кешегә мөмкинлекләр күп. Сатканым юк, батырчылыгым җитми. Аннан, бүлмә гөлләренә үлеп китәм инде. Сәүдә үзәкләрендә яшеллек күрсәм, дөньямны онытам, – ди Фирдинә.
Тормыш сынаулары гаиләне чыныктырган, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәткән. Шуңа да алар һәр нәрсәдән ямь табып, һәр көнгә шөкер итеп яши белә. Киләчәгегез тагын да бәхетлерәк, яктырак, бәрәкәтлерәк булсын иде, дигән теләктә саубуллаштык без Бәчек авылының күркәм, күпләргә үрнәк гаиләсе белән. Амин шулай була күрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев