Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Алексей Барыкин кинокомпаниясе сугыш вакытында Васильево шәһәрендә урнашкан госпиталь турында документаль фильм төшерде

Төшерү эшләре яз көне "Васильевский" шифаханәсендә, икенче мәктәптә һәм бистәнең тагын берничә локациясендә барды.

- Ярты елга якын архив буенча тикшеренүләр үткәрдек, сценарий өстендә эшләдек. Санкт-Петербургта хәрби-медицина музеенда төшердек. Фильмның бөтен сюжеты тарихтан алынган. Кызганычка каршы, фотографияләр бик аз калган, ул вакыйгаларның хроникасы һәм шаһитлары бөтенләй юк. Тик Васильевода без әти-әниләре госпитальдә хезмәт куйган кешеләрне таптык, аларның хатирәләре бик мөһим, - дип сөйләде фильмның режиссеры Алексей Барыкин. - Җиңүгә багышланган чараларга да, шифаханә юбилеена да күрсәтергә мөмкин булган документаль фильм булыр дип өметләнәбез. Бу госпитальнең тарихы - ул сугыштагы халык батырлыгының бер өлеше.

Хәзер картинага прокат таныклыгын алуны көтәбез, шуннан соң аның премьерасы булачак. Һичшиксез, аны беренчеләрдән булып Васильево халкы күрәчәк.

Алексей Барыкин кинокомпаниясе турында.
Ике ел элек тамашачыларга фэнтези жанрында «Су анасы» дигән Россия фильмын тәкъдим иттеләр. Бу Татарстанның киң прокатка чыккан беренче картинасы. Аны Россиянең 54 шәһәрендә, шулай ук Казакъстанда, Әзербайҗанда, Вьетнамда һәм Һиндстанда 250 экранда күрсәттеләр. Бөтен гаилә өчен әкият Яшел Үзән районында, Каюм Насыйри әсәрләре буенча, Олы Ачасыр авылында мәгърифәтче ватанында төшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев