Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аларның һәммәсе дә йолдыз!

Яшел Үзән районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова инициативасы белән, Мулла Иле мәдәният йортында «Тукай эзләре буйлап» проекты кысаларында «Горький» исемендәге мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Йолдызым» вокаль ансамбле үзенең бай, матур, эчтәлекле программасы белән бушлай концерт куйды.

 

Бу авыл халкы өчен көтелмәгән зур бүләк булды.

Авылга мондый концертның күптән килгәне юк иде. Шуңадырмы, халык моңга сусаган. Чыннан да, ансамбльнең исеме дә үзләренә туры килеп тора. Алар барысы да ЙОЛДЫЗлар дияр идем. Җырлаганда күзеңне алмыйча үзең дә сизмәстән алар белән бергә моң дөньясына кереп чумасың. Чөнки алар ул тойгыларны җыр сәнгатенә генә хас булган бизәлеш белән тамашачыга оста һәм үтемле итеп җиткерә ала. Тамашачы һәр җырын тыңлап, көчле алкышларга күмеп, чын күңелдән сөенеп һәм горурланып утырды. Тавыш куелышы, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, затлы киемнәре – бар да чын профессионалларча.


Ансамбльнең җи тәк чесе Йолдыз Шәмгунова «Элмәлек» җырын башкарганда вәт күңелләр айкалды да инде. Халык җырларын бар күңеле һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алганы өчен аны «моң алиһәсе», халкыбыз сандугачы дип зурлап әйтер идем. Бар бит, бар, халык җыр ларын күңел түрендәге нечкә кылларны да тибрәндереп моң өләшүче җырчыларыбыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дип юкка гына әйтмәгән...


Ике сәгатьтән артык барган концерт халыкка җитмәде. Артта утыручы яшьләргә кадәр телефон утларын яктыртып, «афәрин» дип бертавыштан кычкырып, аяк өсте алкышлады. Концерт бөек Тукаебыз гимны белән башланса, Татарстан гимны белән тәмамланды.
Шушы матур, бай эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясаучы «Йолдызым» вокаль ансамб ленә һәм аларның җитәкчеләре Йолдыз Шәмгуновага, Яшел Үзән муниципаль районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филипповага Мулла Иле авылы халкы исеменнән чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә аларга саулык-сә ла мәтлек, иҗади уңыш лар, сәхнә йолдызлары буларак тагын да яктырак януларын телибез.


Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев