Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Алан башы урамы якташларын җыйды

Җәйге матур көннәрне истә калдырып, кабат бәйрәм иттек бит әле.

Бу юлы Алан башы урамы көне буларак билгеләнсә дә, урамга гына сыймады әлеге матур чара, авылыбызның зур мәйданында узды.
Күңелле, авылдашларны бергә җыя торган бәйрәмне оештыручы, авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров әйтүенчә, районга гына түгел, Норлатыбызны бөтен республикага танытучы Ләлә Хаҗипова иде. Ләлә ханым турында дөрестән дә күп сөйләнде, аны белмәгән кеше сирәктер. Комсомол лидеры булган Ләлә Нурулла кызының оештыру сәләте, кешеләргә карата булган мөгаләмәсе, менә инде алты ел авылыбызның лаеклы ялдагы хатын-кызларыннан торган «Яшь йөрәкләр» төркемен җитәкләвеннән күренә. Әлеге бәйрәм уздыру ның теләге дә юкка гына тумаган. Ләлә ханым быел инде икенче тапкыр Россия Президенты фондының грантына «Кунакчыл Норлат» проекты өчен лаек булды. Проект кысаларында әлеге төркем халкыбызның милли ризыкларын пешерү, калфак тегү, кул астында булган, кирәкмәгән ваза, савытларны буяп, декупаж, сыйфатлы итеп ясап, куллану буенча мастер-класслар узды. Тагын шунысы куанычлы, әлеге акчага музыка аппаратурасы да алына.
Алан башы бәйрәменә күптән инде авылдан читкә киткәннәр дә сагынып кайткан иде, Ульян каласыннан Азат хәзрәт Сәйфетдинов матур, аһәңле тавышы бе лән дога укып башлап җибәрде. Ләлә Хаҗипова үзе нең чыгышында Алан башы кешеләренең дус, тату, бердәм, ярдәмчел булуларын билгеләп үтте. «Әлбәттә, әлеге бәйрәмне уздыруга туганнарым бик булышты, өч көн йокламадык, та, диярлек», – диде ул. Иң күңелле мизгелләр бүләкләү өлеше булгандыр, Алан башында яшәүче иң өлкән кешеләр, юбилярлар, күп балалы гаиләләр, бергә илле, кырык ел тигез гомер иткән парлар, гомере буе тәмле Норлат икмәге пешерүче Гөлинә Хөснетдинова әлеге грант исәбенә алынган саллы гына бүләкләргә лаек булды. Шунысын да әйтеп үтик, Сабан туе көнне дә илле ел гомер иткән парлар Фәния-Ленар Әдиятуллиннар, Халидә-Илгиз Бикметовлар, Флера-Хамис Сираҗиевлар Лә лә Хәҗипова тарафыннан бүләкләнде.
Алдан ук, бәйрәм кунагы Татарстанның халык артисты Илсаф булачагы билгеле иде, халык аны алкышлап каршы алды. Бәйрәм белән тәбрикләп, ул үз чиратында, Алан башында туып-үскән, бүгенге көндә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровка рәхмәтләрен җиткерде. Авылдашлар бәй рәм гә күтәренке кәеф өстәгән, моңлы җырлары белән күңелләргә үтеп кергән җырчының чыгышын, Марат Гафаровтан авылдашларына хөрмәт йөзеннән бүләк итеп кабул итте. Алан башы көне Хөршидә Гайнуллинаның оста итеп алып баруы, музыка өчен җаваплы Айнур Нурмиевның чыгышлары, төрле уеннар уйнап, кичкә кадәр дәвам итте. «Яшь йөрәкләр» кайда соң, дисезме? Алар бәйрәм буе җырлап, скетчлар куеп, Илсаф җырлаганга биеп, мәйдан күрке булды. Илсаф та, исе китеп, берничә тапкыр: «Болай ук булырсыз диеп ышанмаган идем», – дип кабатлады. Тәм-томнардан сыгылып торган өстәл, ике казанда пешкән тәмле пылау, кызарып пешкән коймаклар белән самовар чәе, барлык халыкка да җитәрлек иде.
Сер итеп кенә әйтәм, Ләлә Хаҗипованың әле тагын планнары зурдан, ямьле җәйләрдә кабат күрешергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев