Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Әл-Әнгам» мәчетендә кунакта

Район һәм шәһәребездә иман йортларының артуына сөенми мөмкин түгел.

Димәк, динебез үсештә, телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз яши, яшьләребез Исламга тартыла.

Авылдашыбыз Әнвәр Миңнуллин мәчет сала, дигән хәбәрне ишетеп, нык шатланган идек. Алай гына да түгел, аның өчен горурлык хисләре кичердек. Уйлап карасаң, бик зур һәм саваплы гамәл. Авыл халкы да бу изге эштә, хәленнән килгәнчә, ярдәмен күрсәтте. Читтә калу мөмкин дә түгел, чөнки Әнвәр Габбас улы үзе дә авыл үсешенә һәрчак булышып тора. Аның ярдәме белән чишмәләр яңартылды, районда иң беренчеләрдән булып, Чишмә бәйрәмнәре уздырыла башлады. Олы Ачасырга ул алып кайткан җырчыларның, концертларның саны бихисап. Гомумән, нинди генә проб­лема килеп чыкса да, олы йөрәкле иганәчебез уңай хәл итү өчен көчен дә, матди ярдәмен дә кызганмый, һәр кылган гамәле изгелектә.

Ниһаять, Яшел Үзәнебезгә керә торган бик матур урында «Әл-Әнгам» мәчете төзелеше тәмамланды. Бу иман йорты гүя барлык мөселман дин-кардәшләребезне сәламләп, каршы ала сыман. Әнвәр Миңнуллин авылдашларын яңа мәчеткә кунак итеп чакырам әле дигән иде, сүзендә торды. Мәчет картлары, авылыбыз мөслимәләре җыелып, Яшел Үзәнгә килдек. Нинди хисләр кичерүебезне сүз белән генә аңлатыр­лык түгел. Якты, зур, заманча, бөтен уңайлыклары булган мәчеттән иман, нур, җылылык бөркелеп тора. Бергәләшеп намаз укыдык, мул табыннар артында Коръән сүрәләре укып, вәгазь тыңлап ләззәтләндек, рәхәтләнеп аралаштык. Авыл халкы исеменнән, Әнвәр Габбас улына, безне шулай зурлавы өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәр уйланылган гамәле, эше Аллаһ ярдәме белән уңай барсын, кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Аннан, безне җыеп, машина табып, Яшел Үзәнгә алып бару кебек оештыру эшләрен төгәллек белән башкарып чыккан имам-хатыйб Равил хәзрәт Кадыйровка да зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев