Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәктәбендә «Әдәп төбе – матур гадәт» дип исемләнгән чара оештырганнар

7нче октябрь – Россиядә әдәпле кешеләр көне.

Акъегет белем бирү мәктәбендә укучылар белән «Әдәп төбе – матур гадәт» дип исемләнгән әңгәмә оештырдык, әдәпле кеше нинди сыйфатларга ия булуы турында искә төшердек. Шулай ук, әдәп, әхлак турында татар халык мәкальләрен барладык.

Үткәрелгән чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур: алар балаларны кече яшьтән үк бер-берсенә карата – ярдәмчел, дус-тату, олыларга карата мәрхәмәтле булырга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәтә.

Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәп-әхлак канатлары беркемнең дә талмасын. Әдәпле, бәхетле булыгыз!

Акъегет мәдәният йорты мөдире Фирдус Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев