Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылының язы (редакциягә килгән хат)

Туган авыл, туган йорт, Ватан! Болар бар да җанга якын сүзләр. Аларның мәгънәсен үсә төшкәч һәм бигрәк тә олыгайган көндә ныграк аңлыйсың. Һәркемнең үз туган ягы йөрәгенә якын һәм кадерле. Һәр урам, һәр тыкрык таныш...

Соңгы елларда халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча, яңадан-яңа программалар эшли башлады. Авыл халкына уңайлы, заманча, чиста медпункт төзелде. Тиздән яңа клуб салынып бетәчәк. Җәй айларында ишекләре ачылыр, Аллаһ боерса. Шул бинада почта бүлекчәсе, авыл советы, китапханә дә урнашачак. Авыл халкы түземсезлек белән көтә.

Һәр тармакта хезмәт куючылар, үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләүчеләр бар. Мәктәптә белем һәм тәрбия бирүче, үз эшенең осталары, һәрберсен үз балалары кебек яратучы укытучылар коллективы эшли. Алар авылда нинди генә чара узса да, актив катнаша. Һәр өмәдә, бәйрәмдә, авыл яшәешенә үз өлешләрен кертүчеләр, алгы сызыгында баручылар, авыр вакытта да авылдашларга терәк булучы яшьләребез бар. Барыгызның да исемнәрен язмыйча калдырсам, алдан ук гафу үтенәм. Таһир Ибәтуллин, Фәргать Мадыгулов, Илнур Гаязиев, Расих Миннәхмәтов, Роберт Бәхтияров, Рөстәм Зиннуров, Ринат Садыйков, Ринат Нигъмәтуллин, Фәрит Җиһаншин, Вәлиәхмәт Сираҗетдинов һ.б., рәхмәт аларга.

Һәр эшнең башлангычы бар, диләр. Шул эшләрне башлап йөрүчеләр, энергияләре ташып торучы, туң йөрәкләрне эретерлек матур сүзләре, көләч йөзләре белән мәдәният өлкәсендә эшләүче Рәшидә Борһанова һәм Фирдүс Нотфуллинны берничек тә язмыйча калдыра алмыйм. Язмамны укыгач, эшләре шул, диючеләр дә табылыр. Һәр чорның үз матурлыгы, үз авырлыгы бар, диләр. Үз тырышлыклары, оештыру сәләтләре көчле булганга күрә, алар район, республика күләмендә оештырылган иҗат бәйгеләрендә актив катнашып кына калмый, лаеклы урыннар да ала. Без сезнең өчен ихлас күңелдән сөенәбез, киләчәктә дә яңа үрләргә ирешегез.

Яз айларын сагынып көтеп алабыз. Җиңү бәйрәме – 9 Май көне якынлаша. Табигать тә сизгән кебек, яз да иртәрәк килде. Кошлар туган якка кайта башлады. Озак көттермәс, кыр казлары да җырлап, кыйгак-кыйгак дип, кайтырлар. Агачлар да бөреләрен ачып, яшел күлмәкләрен киеп, авылыбызны сихри матурлыкка баетыр. Кошлар кайткан кебек, ак яулыклы әбиләребез, апаларыбызның күңелләрен җылытып торучы, нигезләрен сагынып, яшьлекләрен күңел­ләрдә саклаучы авылдашларны да көтәбез.

И, газиз җирнең изге туфрагы, синең җылы куеныңа сыенып, еллар авазын тыңлап яшисе дә, яшисе иде әле. Илләребездә тынычлык тусын, елларыбыз имин булсын!

Рәмзия Нотфуллина.
Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев