Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләгәннәр

Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне буларак билгеләп үтелә. Авыл тормышы. Авыл кешесе. Җир кешесе. Авыл тормышы колхоз эшеннән аерылгысыз булган вакытта, колхозчының түккән тиреннән елга ясарлык көдрәт булса, ул елга тирән һәм ярсу булыр иде, атлаган адымнарын юл итеп сузсаң, Җир шарын урап узарлык озын юл ясалыр, салган көченнән биек таулар калкыр, йокламаган төннәреннән еллар барлыкка килер иде.

Тарих битләрен ачып карасаң, шул елларда көчен кызганмыйча, вакыт белән исәпләшеп тормый, җанын-тәнен эшкә багышлаган авылдашлар бик күп. Олы ихтирам, чиксез рәхмәт, мәңгелек дан Сезгә!

Хөрмәтле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, "Кызыл Шәрык" агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Әлеге өлкәдә эшләп, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган хезмәткәрләрләребез! Хөрмәтле авыл җирендә яшәүчеләр! Сезнең һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Бүгенгесе көндә бакыйлыкка күчкән, үз гомерләрен, көчләрен, тырышлыкларын кызганмаган тынгысыз хезмәт белән бәйләгән авылдашларыбыз рухына, әлеге язмаларыбыз, искә алуларыбыз дога булып барсын.

Акъегет авылы Мәдәният йорты мөдире Фирдүс Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев