Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акьегет мәдәният йортында, "Мастер шеф" кулинария түгәрәге бар көченә эшли

Акьегет мәдәният йортында, "Мастер шеф" кулинария түгәрәгенә йөрүче һәм шәһәрдән җәйге каникулга кайтучы балалар белән бик тәмле "эремчекле түгәрәкләр" пешердек.  

Унган - булган кызлар белән әледә төрледән - төрле ризыклар әзерләнеп кенэ тора. Татар халкының милли ризыкларынан өй токмачы кистек, кыстыбый ясадык. Төрле, катлы салатлар да ясарга өлгердек.

??Кызларның да өйрәнгәннәре бушка үтми, алар клубтан кайтуга өйдә әти- әниләрен, әби - бабайларын, туганнарын сөендереп, пешереп, ясап караган ризыклар белән сыйлыйлар. 

Кызларны мәктәптә пешерү серләренә технология укытучысы Әлмиева Фәүзия Хаерҗан кызы өйрәтсә, мәдәният йортында "Мастер шеф" түгәрәге җитәкчесе Бурганова Рәшидә Рәшит кызы пешерү серләренә тошендерэ.
Бик зур рәхмәт сезгә кызлар, шундый актив, тырыш булуыгыз өчен. Сау - сәламәт булыгыз, әти - әниләрегезнең горурлыклары, зур булышчылары булып үсәргә язсын.

 Киләчәк тормышыгызда бары тик уңышлар гына теләп калабыз. Бәхетле булыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев