Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әй, нур чәчә соң «Нур»лылар!

Язманың исемен укыгач та, кемнәр соң алар, диярсез инде.

Кемнәр нур чәчә инде, әлбәттә – кызлар! Кызларның да ниндие әле, спорт алдынгылары – волейболчылар!

Социаль челтәрләрдә әле бер җиңүләре, әле икенче җиңүләре турында мәгъ­лүмат күзгә чалынып кына тора. Шуларны укыйсың да, безнең кызлар бит болар дип, горурланып куясың. Горурланырлык та! Чынлап. Бик тырыш та үзләре. Алларына куйган максатларына ирешү өчен җиде кат тирләре чыкканчы шөгыльләнәләр.

Сүзем әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы чемпионнары(!) титулына лаек булган Норлат мәктәбе «Нур» кызлар командасы турында. Шушы урында мактап туярлык түгел үзләрен: юклы-барлы дүрт ел эчендә чемпион бул әле син! Бу, әлбәттә, тренерларның да, кызларның да әлеге спорт төренә бөтен күңелләрен бирүләре генә түгел, аны чын күңелдән яратулары нәтиҗәсе. Әйе, Идел аръягы волейбол лигасын оештырып, данлаучы тренер-укытучылары Адель Әфләтунов белән остазлары Юныс Шәмсетдинов үз эшләренең фанатлары. Нигә егетләрдән түгел, нәкъ менә кызлардан җыйганнар икән әлеге команданы?

– Норлат мәктәбе өчен кызлар волейбол командасы яңалык түгел. Узган гасырның җитмешенче еллар азагында да сынатмады алар, – дип уртак­лаша Норлат мәктәбен 1976 елда тәмамлаган һәм бирегә физкультура укытучысы булып кайткан, бүгенге көндә Адель Әфләтунов кебек үзенә лаеклы алмашчы үстергән Юныс Шәмсетдинов. – Нигә кызлар командасымы? Чөнки алар, нәфис булуларына карамастан, гомер-гомергә җаваплырак, тәртиплерәк, тырышрак һәм түземлерәк затлар. Менә хәзер яшь, энергия­ле, бик тырыш егет – безнең Адель оештырды кызлар волейбол командасын. Ул көне-төне мәктәптә дисәң дә була. Җаны-тәне белән бирелгән үз шөгыленә. Әле бер көнне әнисе дә әйтә, раскладушка гына алып барып куйсын инде шунда, барыбер өйгә йокларга гына кайта, ди. Аның шулай бар күңелен биргәнен күреп, кызлар да бик тырыша, молодцы. Мәктәбебезнең генә түгел, районыбыз горурлыклары алар. Чөнки, кая гына барсак та Яшел Үзән флагын күтәреп чыгабыз, аны данлыйбыз. Аннары, шуны да әйтәсем килә, җанатарлар актив булса иде. Ярышларга ерак районнардан да үз командалары өчен җан атарга төялешеп киләләр, ә бездә андый активлык юк. Синең өчен «авырып», ярдәм итеп, тавыш биреп торучылар булганда, тагын да канатланыбрак уйныйсың, аларны «подводить» итмәү өчен тырышасың. Җиңүдә җанатарлар зур роль уйный.

Язып үткәнемчә, быел «Нур» командасы бик югары нәтиҗәләр күрсәтә. Беренче елларда республика буенча алтынчы урында булсалар, узган ел – 2нче урынга менделәр. Ә быелгы сезонда инде беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр.

Алар үзләренә шундый максат куйган иде. Афәрин, кызлар! Районыбыз йолдызларының исем-фамилияләрен дә белергә кирәк дип саныйм.

«ТР мәктәп волейбол лигасы 2023-2024» чемпион кубогына ия булган Норлат мәктәбе «Нур» командасы кызлары белән таныш булыгыз:

  • Азалия Борһанова
  • Валерия һәм Виктория Якимовалар
  • Камилә һәм Ралинә Хәйруллиналар
  • Камилә Шәрәфетдинова
  • Камилә Юнысова
  • Илүзә һәм Илзирә Саттаровалар
  • Әминә Вәлиева
  • Сөмбел Әбзалова
  • Алинә Габидуллина.

Алар барысы да ТР спорт министрлыгы һәм Зеленодольск районы башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Хәзер кызлар мәктәп волейбол лигасының Россия этабына әзерләнә.

Уңышлар телибез!

Инде сүзне, «Нур» кызларын үз балаларыдай күргән, алар өчен аталарча кайгыртучы Адель Әфләтуновның үзенә бирик. Каян туган аңарда укучылардан йолдызлар ясау уе.

– Безнең Норлатта волейбол электән көчле иде. Мин үзем дә шушы мәктәп баласы һәм Юныс Габбасович заманында безнең белән бик күп шөгыльләнде, спортка мәхәббәт уятты. Норлатны бу төр спорт белән белән авырый торган авыл дип әйтсәк тә була инде. Мәктәп волейбол лигасы барлыкка килү бу идея­не тагын да көчәйтте. Аның тәрбияви яклары да бик күп. Коллективтагы бердәмлеккә, дуслыкка, дисциплинага өйрәтә. Нигә кызлар командасы дигәнгә килсәк, бөтен дөнья спортында аларның төрле йөкләнешләргә күпкә чыдамлырак булулары билгеле һәм мәктәптә дә алар командасы җитлеккәнрәк иде – шуңа шулай килеп чыкты, – дип аңлатты Адель Фәһимович. – Командабыз дүрт ел эчендә ныгыды, көчтуплады, хәзерге состав инде төп уенчылар дип әйтим. Бездә бишенче сыйныфтан алып унынчыда укучы кызлар тупланган. Апалы-сеңеллеләр дә бар. Команда җитәрлек тәҗрибә җыйды, шуңа алга максатларыбыз да җитди. Беренче вакытларда җыеннарда катнашырга ярдәм итүчеләр дә бик аз иде, чөнки әле күрсәтерлек нәтиҗәләр булмады. Ә хәзер, шөкер, иганәчеләребез бик күп һәм без аларның һәммәсенә рәхмәтле. Алар әти-әниләр, туганнар, дусларым, шушы мәктәпне тәмамлау­чылар, авыл халкы һәм төрле эшмәкәрләр. Исем-фамилияләрен санап китсәң, бик күпкә китә, алар үзләрен белә һәм безнең рәхмәтле булуыбызны да белә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратсаң да, һәрвакыт ярдәмгә әзерләр. Алар булышлыгы белән спортзалда утлар алмаштырылды, туплар, киемнәр, тренажерларга кадәр алынды. Тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә: безнең районда Норлаттан кала беркайда да булмаган пляж волейбол мәйданы бар. Кызларның аны булдырасы килү теләген ишеткәч, авыл халкы бердәм рәвештә төзүгә акча җыйды һәм балаларның хыялын чынга ашыр­ды. Аллаһның рәхмәтләре аларга! Мин безнең авылдан да бердәм һәм көчле авыл юктыр дип саныйм. Анда безнең команда гына шөгыльләнми, ә авыл яшьләре дә, кечкенәләр дә уйный. Иң мөһиме, ул урын буш тормый, яшьләрне компьютерлардан, гаджетлардан аерып, үзенә җәлеп итә. Мин үскәндә спорт мәйданнарында тузан оча иде, ә хәзер чирәм үсә. Кабат балалар урамга чыксын иде дигән теләктә без. Спорт ул бик зур тәрбия чарасы. Укучыларга гына түгел, кызлар командасы белән эшләү миңа да бик күп нәрсә бирде, күп нәрсәгә өйрәтте. Юныс Габбасович белән таләпчән булсак та, балаларга, иң беренче чиратта сезнең өчен әти-әни, аннары уку, өченче урында гына волейбол булырга тиеш дип аңлатабыз. Шундый дисциплина булганга гына без яңа үрләр яулыйбыз, алга барабыз, минемчә. Алар белән бик горурланабыз һәм үз балаларыбыздай яратабыз. Иң элек аларга исәнлек-саулык телибез. Һәр укытучы өчен иң кыйммәт әйбер – озак еллар узганнан соң да укучыларның сине онытмавы, якын итеп яныңа килүедер. Минем дә теләк остазым Юныс абый кебек шушы мәктәптә эшләп, лаеклы алмашчылар үстерү.

Миңа калса, тренерның бу теләге инде чынга ашкан. Адель абыйларының үзләренә салган хезмәтен аклар өчен чын күңелдән тырышучы, җиңүләре белән район данын нурга күмәрдәй, республикада беренче булырдай чын спорт сөюче кызлар үсеп җиткән. Тагын да югарырак казанышлары әле алда, Аллаһ боерса! Хәзер алар – өчен бөтен район белән җан атачакбыз. Ә иң беренче чиратта алар – укыган, канат чыгарган мәктәпнең горурлыгы.

Зур җиңүдән соң Норлат мәктәбенең директоры Рамил Зиннәтуллин да хисләрен яшермәде: Бу җиңүгә юл озын һәм катлаулы булды. Әмма сезнең тырыш хезмәтегез һәм яраткан эшегезгә бирелгәнлегегез сезне бу мизгелгә китерде. Без сезнең сезон дәвамында ничек итеп безнең мәктәпне танытуыгыз өчен һәрберегез белән горурланабыз. Осталыгыгыз, команда булып эшли белүегез һәм үҗәтлегегезгә тиңнәр булмады. Әлеге сезонны онытылмаслык итүегез өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм чын күңелдән лаек­лы чемпион титулы белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев