Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Афәрин, көрәшче егетләр!

Бик матур чарада булып кайттым әле, яраткан газетабыз белән дә уртаклашасым килә, – дип сүзен башлады Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

– Зеленодольск механика көллиятендә үзебезнең район егетләре катнашында милли көрәш турниры узды, без – кайчандыр бил алышуларда актив булганнарны да кунак итеп чакырдылар. Чара бик ошады, егетләребез молодцы, матур алымнар белән куандырдылар. Көллиятнең директоры Виктор Мухановка һәм биредә егетләргә татарча көрәш серләрен өйрәтүче Россия спорт мас­теры Камил Хәмидуллинга шундый турнир оештырулары өчен зур рәхмәт. Виктор Семеновичның патриотизм белән сугарылган чыгышы минем генә түгел, егетләрнең дә күңелләрендә уелып калгандыр дип ышанасы килә.
 

Мондый милли көрәш турнирын механика көллияте инде дүртенче тапкыр уздыра.

Бу юлы Осиново бистәсендә (тренерлары – Фирдүс Зәйнуллин), Күгәйдә (тренерлары – Алмаз Шәйхенуров), 5нче гимназия (тренерлары Илдус Рәхимов) һәм ЗМК (тренерлары Камил Хәмидуллин) шөгыльләнүче яшүсемерләр һәм егетләр – барлыгы 35ләп көрәшче катнашты. 2003 – 2006 һәм 2007-2008 елгылар алты авыр­лык категориясендә бил алышты. Турнирның ЗМКда укучы I курс студенты, биредәге вокал студиясе солис­ты, Мәскәүдә «ART START» халыкара конкурсында җиңүче, «Зимняя эстрада» республика патриотик җыр конкурсы лауреаты, «Татар кызы» республика конкурсы призеры Алия Хәйруллинаның, II курс студентлары – ЗМК хореография студиясе солистлары, «Студентлар язы» республика фестивале, «Йолдызлык» республика талантлар конкурсы призерлары Камилә Фәхретдинова һәм Александр Кузнецов чыгыш­лары белән үрелеп баруы җитди спорт бәйгесенә бик матур бизәлеш өстәде.

 


– Турнирның шулай татарча җыр-биюләр белән бизәлеше тамаша кылучыларга да, җитәкчеләргә дә ошады. Мондый бәйгене даими итәргә теләк белдерделәр һәм аны масштаб­лырак итәргә дә исәп бар. Мин механика көллиятендә милли көрәш буенча тренер һәм директорыбыз Виктор Мухановка биредә белем алучы студентларга шөгыльләнергә һәм шундый чаралар оештыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, – дип сөйли татарча көрәш буенча Россия спорт мастеры, баш судья Камил Хәмидуллин. – Бу турнир Җиңү бәйрәменә багышланды һәм шул ук вакытта егетләребезнең Сабан туена әзерлекләрен сынау да булды. Көрәш киеренке барды, авыр категориядәгеләр арасында 100 килограммнан артык авырлыктагы атаклы, титуллы егетләр бил алышты. Ә яшьләргә ике тапкыр мәйданга чыгу мөмкинлеге бирелде. Шуны да әйтеп узасы килә, чарага аксакал көрәшчеләрне – 1960 елларда батыр торган Мансур Сәлахов, безнең шәһәргә татарча керәшне керткән Марат Җамалиев, Урысбага җирлегендә шөгыльләнүче үзенең егетләрен алып килгән Хәйдәр Сибгатуллинны чакырдык. Ул үз җирлекләрендә гел нинди дә булса бәйгеләр уздырып тора һәм безне дә онытмый, гел чакыра. Бүләкләр белән килгән, рәхмәт. Инде сүз уңаеннан, турнирыбыз­ны уздырырга ярдәм иткән иганәчеләр турында да (үзләре исемнәрен әйтүебезне теләмәсә дә) әйтми узсак дөрес булмас иде. «Табигать байлыклары» базары директоры Рафаэль Габдрахманов, «Әнгам» ҖЧҖ директоры Әнвәр Миңнуллин, «Красный Восток Агро» җәмгыяте филиалы җитәкчесе Ислам Закировка рәхмәтле рәвештә җиңүчеләребезгә акчалата бүләкләр тапшырдык, турнирыбызны тиешле югарылыкта уздыра алдык – барчабыз исеменнән дә рәхмәт аларга. Көрәшчеләребезгә «Афәрин, егетләр!» диясе килә. Сезнең кебек милләт традицияләрен саклаучылар, дөньяга татар көрәшен күрсәтүчеләр булганда яшибез әле!


Баш судья Камил Хәмидуллин һәм секретаре Илдус Рәхимов көрәшчеләргә гадел хөкем чыгарып, җиңүчеләрне атады:

60 килограмм авырлык категориясендә
I урын – Рафаэль Мозаффаров (Осиново)
II урын – Илгиз Мифтахетдинов (ЗМК)
III урын – Ленар Гыйләҗетдинов (ЗМК)
65 килограммга кадәр авырлык категориясендә:
I урын – Инзил Ильясов (Осиново)
II урын – Фәнис Ихсанов (Күгәй)
III урын – Ислам Галиев (Осиново)
65 килграммнан авырраклар категориясендә:
I урын – Раил Насыйбуллин (Күгәй)
II урын – Морат Гайнуллин (Күгәй)
II I урын – Тимур Дәүләтгалиев (5нче гимназия)
70 килограмм авырлык категориясендә:
I урын – Сәит Хәйруллин (5нче гимназия)
II урын – Давид
Шаһидуллин (ЗМК)
III урын – Александр Теховнин (ЗМК)
80 килограмм авырлык категориясендә:
I урын – Артур Боходиров (ЗМК)
II урын – Алмаз Гыйсмәтуллин (ЗМК)
III урын – Кирилл Стариков (ЗМК)
80 килограммнан авырраклар категориясендә:
I урын – Ранил Ганиев (ЗМК)
II урын – Илназ Бабоҗанов (ЗМК)
III урын – Арзамат Гыймадиев (ЗМК)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев