Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әбиләр дә, оныклар да сынатмады

2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителде.

Гаилә – тормышыбыз нигезе. Шуңа да һәркем үз оясын корырга омтыла. 

Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне сак­лый, яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп, яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка бик күп сыйфатларда чагылыш таба. 

Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбия­ле балалар үстерүче, күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы гаиләләр безнең Күгәй авылында да бик күп. Һәм менә шундый гаиләләрнең берничәсеннән дәү әниләр һәм оныкларны «Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!» дип аталган бәйгедә катнашыр­га чакырдык. 
Бәйрәмебездә Хәлимә апа Җәләлиева, Роза апа Зиннәтуллина, Гөлсу Гафарова оныклары белән катнашты. Бәйге «Ягез, бер дога» дигән бирем белән башланды, аннан әбиләребез кадак та какты, ягымлы, татлы сүзләр бәйгесендә дә сер бирмәде. Өлкән буын татар халкының мирасын, гореф- гадәтләрен, туган телебезне, динебезне киләчәк буынга тапшыру ысулларын тәкъдим итте. Ә оныклар җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста булуларын күрсәтте. Килешәсездер, әбиләр янында тәрбияләнгән балалар аерылып тора. Алар игелекле, әхлаклы, киң күңелле, тыңлаучан, эш сөючән, итәгатьле була. 

«Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!» бәйгесе күңел ачу чарасы гына түгел, ә шушы тамаша аша татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, йолаларыбыз­ны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максат булып тора. Әгәр без шул байлыкны киләчәк буынга күчерә алсак, безнең бурычыбыз үтәлер иде. 

Бәйгедә катнашкан әбиләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Гел шундый якты йөзле, тәмле телле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез әле. 

Рәмзия Заһидуллина. 
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев