Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

9 май – Җиңү көне якынлашканда илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен барлыйлар.

Андыйларның саны елдан-ел кимеп баруы күңелләргә моңсулык сала һәм аларның кадерен тагын да арттыра.

Түбән Урысбага җирлегендә яшәүче, бүгенге көндә бердәнбер калган, сугыш ветеранының тол хатыны Рәхимә Сабир кызы Яруллинаны Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котладылар.

-Кадерле Рәхимә апага быел, Аллаһ боерса, 97 яшь тула. Түбән Урысбага мәдәният йорты мөдире Люция Садриева белән аның янына кереп, хөрмәтебезне белгертеп, Җиңү көне белән котлап, матур теләкләребезне ирештердек. Иң мөһиме сәламәтлек һәм озын гомерләр насыйп итсен Ходай. Ветераныбыз кызы тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши, Аллаһка шөкер! – дип сөйли җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Киләсе елларыбыз тыныч булсын, бер кемнең дә ишеген кайгы-хәсрәт какмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев