Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

6 апрель кичендә карәтмәнлеләр Кадер киче ифтарын үткәрде

Әссәламәгаләйкүм үә рахмәтулләһи үә бәракәтүһү, хөрмәтле редакция.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Төп спонсорлар - Яшел Үзәндә яшәп, авылның бөтен эшендә өлеш кертүче Фирдүс Зәйнуллин, Резедә һәм балалары, шулай ук барлык авылдашлары ярдәм итте. Кунакка күрше авылныкылар да буш кул белән килмәгән. Өстәл мул, табын әзерләүчеләр мәчеткә укырга йөргән кызларыбыз, аларга һәрчак булышучы Нурия, Люцияләр һ.б.

Төп өлештә Әхтәм хәзрәт Рамазан ае, Кадер киче, уңышлар, киләчәктә көтелгән бурычлар турында сөйләде. Тәравих намазына йөргәннәргә, актив катнашканнарга, барлык авылдашларына рәхмәт белдерде.

Коръән-хәтем кылган Каюм абыйга аерым рәхмәт әйтелеп; әрвахларга да шулай ук бар дөньяга иминлек-тынычлык, кешеләрнең тагын да күбрәк иманга килүләрен, изгелекләр теләп, догалар кылынды. Коръән укылды.

Барысына да Аллаһ рәхмәте булсын. Әәмиин!

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев