Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

20 нче февральдә кече шырданда нинди вакыйгалар узачак?

Хөрмәтле авылдашлар, якташлар!

Каюм Насыйриның 196 еллыгын авылыбыз зур яңалыклар белән каршы ала. Әгәр сез шул тарихи вакыйгалар шаһиты булырга телисез икән, сезне 20 нче февраль көнне Кече Шырданда көтеп калабыз.
10 сәгатьтә - күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиева хөрмәтенә, туган нигезендә истәлек тактасын ачу тантанасы. Галимәнең укучыларын, авылдашларны көтеп калабыз.
11 сәгатьтә - Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә ачылу тантанасы. Рәхим итегез!
14.00 сәгатьтә - авыл клубында К.Насыйриның 196 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә, К.Насыйри мирасына багышланган әдәби бәйге җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы.
Безнең чараларда көтеп калабыз, дуслар, авылдашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев