Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

19 яшеннән баш хисапчы

Һәр иртә яраткан эшеңә, икенче гаиләңә әверелгән коллективың янына ашкынып барганда, бар күңелеңне биреп эшләгәндә генә гомерең заяга үтмәгән дигән сүз.

Хезмәт хакы өчен генә көн уздыручыларның эш нәтиҗәсе дә мактанырлык булмый бит аның. Шуңа да бу тормышта күңелеңә ятышлы һөнәр табу – иң мөһиме. Әрә авылында туып үскән Ясминә Закирова да балачактан кем буласын белеп, үзенә максат куя. Һәм 19 яшендә баш хисапчы була!

Лаеш техникумында хисапчы­лык­ка укыганда Ясминә апа Күгәй колхозына практика узарга кайта. Җитез, өлгер кызны колхоз рәисе Галим абый Гайнуллин да күреп ала һәм укуын тәмамлагач үзләре янына кайтырга үгетли. Хәер, кызыл дипломлы яшь белгечне кайда да колач җәеп каршы алырлар иде. Шулай итеп, моннан 50 ел элек 1973 елда Ясминә апа Күгәйгә кайта. 25 ел баш хисапчы булган Галим абый белән бергә эшләргә күпләр батырчылык итми, курка. Ә язмам герое саннар дөньясына баш-аягы белән чумарга әзер була. Берәү декрет ялына киткәч, экономист эше дә аның җилкәсенә төшә. Өч ай көндез – хисапчы, төнлә икътисадчы вазифасын да башкара. Банк, салым инспекциясе белән тыгыз элемтәдә булып, хисапларны вакытында тапшырып, һәрнәрсәне җиренә җиткереп, үтәп бара. Мин әле яшь, тәҗрибәм юк дип, авырлыклардан куркып калмый. Барысына да өйрәнә, тырыша.

– Алдынгы колхоз рәисе Галим абый канаты астында 15 ел эшләвем белән горурланам. Эш көне иртәнге алтыда, нәрәт бирү белән, җәен паркта, кышын фермада башлана иде. Беренче отчетны ясап, аның янына керүемне бүген дә хәтерлим: «Булдыргансың!», – дип мактап чыгарган иде. Колхозлар хезмәт хакын түли алмаган елларда да җаен таптык. Атнаның өч көнендә шәһәргә чаптым, 32 ел пенсия фондына акча күчереп бардык. Барысы да ачык һәм чиста булсын дип, гадел юл белән эшләдек. Ялганга урын юк иде. Колхозны күтәрү, эшчеләр хезмәт хакын алсын дип тырыштык, – дип сөйли Ясминә Закирова.

Ясминә апа Күгәйдә яраткан эшен генә түгел, ә гомерлек юлдашын да таба. Колхозның иң оста машина йөртүчесе Галимҗан абый белән биш ел бер-берсен сынап йөргәннән соң гына гаилә коралар. Бер йортка кереп яшиләр, соңрак уртак тырышлык белән шушы өйләрен салып чыгалар.

– Ике бала – кызыбыз Гүзәл һәм улыбыз Илгизне тәрбияләп үстердек. Икесе дә югары белем алды. Бүген инде дүрт онык сөябез. 46 ел иңне-иңгә куеп, барлык авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичереп, шөкер итеп яшибез. Бездә бу эш ир-атныкы, монысы хатын-кызныкы дигән нәрсә юк. Барысын да бергә башкарабыз, – ди әңгәмәдәшәм.

Галим абый лаеклы ялга киткәч, аңа алмашка Күгәй колхозына Илнур Әхмәтҗанов килә. Ясминә апа 16 ел әлеге җитәкче белән дә уртак тел табып, хезмәт юлын дәвам итә. Безнең район хуҗалыклары инвесторга кушыла башлагач, Күгәй колхозы берара алар канаты астында да эшли. Ясминә апа лаеклы ялга нәкъ менә «Красный Восток»тан чыга. Зур, яңа коллективта тәҗрибәле, һәр саны үз урынында булган, тәртип яратучы хисапчыны җитәкчелек тә, коллегалары да үз итә. Нәкъ менә ул биредә: «Баш хисапчы нинди – колхозы шундый» булуына инана.

Тынгысыз хезмәт юлы инде артта калган. Бүген Закировлар гаиләсе һәр көннең тәмен белеп яши. Бозаулар асрыйлар, кош-корт үстерәләр, бакчалары гөл кебек. Авыл кешесен башкача күз алдына да китереп булмый инде ул. Лаеклы ялга чыккач, Ясминә апа дини гыйлемен арттыру өчен Норлат мәчетенә йөреп укый. Кыс­касы, тик утырырга вакытлары юк. Ә инде тынгысыз, күңелле колхоз елларын сагынып сөйләргә генә калды. Искә алырлык вакыйгалар бихисап, Ясминә апа алар хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Хәтере, сөбеһанАллаһ, күз тимәсен. Хәер, хисапчыларның башкача булуы мөмкин дә түгел. Иң мөһиме, тигезлектә, исәнлектә, бәхеткә генә төренеп яшәргә насыйп булсын, дип саубуллаштык без Күгәйнең күркәм гаиләсе белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев