Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне буларак билгеләп үтелде

Заманында якын - тирә район һәм төбәкләрдә генә түгел, ә Рәсәй күләмендә үзенең байлыгы һәм меценатлыгы белән дан тоткан, Заһидулла байның бүгенгесе көндә Акъегет авылында 148 еллык тарихы булган Заһидулла Шәфигуллин исемендәге мәчете халыкка хезмәт күрсәтә.

Акъегет авылы зиратында тарихи урын: Заһидулла Шәфигуллинның әнисе Бибисапура Мөхәммәт кызының кабер ташы. Әнисе 1890 нчы елның 29 нчы августында 73 яшендә вафат була һәм икенчесе, улы Заһидулла Шәфигуллинның кабер ташы. Ул 1919 нчы елда 79 яшендә вафат була. Бүген, әлеге каберлекләрне Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә балалары белән көзге яфраклардан чистартып, тырмалап кайтты. Аларның эшләгән изгелекләре үзләренә савап булып кайтсын, мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын.

Шулай ук, авылыбызда Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәл бар. Бүген, укучылар белән һәйкәл тирәсен чистартып, тәртипкә китердек.

Гасырлардан артык истәлекләрне саклаучы әлеге урыннар - ерак бабаларыбызның җан җылысын, тарихи мизгелләрне хәзерге буын белән бәйләүче бәһасез мәгълүмат чыганагы булып торалар.

Авылыбызның тарихи мирасын саклап, кадерләп яшик!

Чыганак: Акъегет мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев