«100 яшь тулган көнемә чакырам» - Вафирә апа Вәлитова
Җәйнең матур бер көнендә, ерак араларны якын итеп, Акъегет авылында яшәүче, быел 99 яшь тулган көнен бәйрәм иткән күптәнге танышым Вафирә апа Сәлахетдин кызы Вәлитоваларга юл тоттым.
ЯШЬЛЕК ДУСЛАРЫ
Вафирә апа кышын Яшел Үзән шәһәрендә улы янында яши. Күңеле, җаны «авыл» диеп типкән кешене җәй көнендә шәһәр фатирында тотып кара син! Әниләренең күңел халәтен аңлап, җәе буе аның янәшәсендә авылда яшәүче ул-кызларына рәхмәт яусын. Мин барганда Вафирә апа янында кызы – Римма иде, аның белән таныштым. Күптән күрешмәгәнлектән, чәй өстәле артында гапләшеп, әйтер сүзләр бетмәс кебек. Безнең өстәл артына утырганны көткәндәй, ишеккә шакыдылар. Римма килгән кунакны: «Сания апа, әйдә үт», – диеп каршы алды. Кунак – Вафирә апа белән бер чорда үскән Сания Гафиятуллина булып чыкты. Бер-беребезне кысташа-кысташа, безнең якларда гына пешерелә торган гөбәдия, күчтәнәчләр белән чәй эчтек.
– Авылга кайтасымны белеп, дусларым әниемә төрледән-төрле тәмле конфетлар җибәрде, – диеп сыйлады безне Римма. Сөйләшү вакытында аның 1979 елдан бирле Ленинградта яшәвен белдем.
Сания апа белән танышырга теләп, сорауларым аша аның тормышы белән кызыксындым.
– Акъегеттә тудым, гомерем шушында үтте. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшләдем – урак урдым, печән чаптым. Әй лә, искә дә төшерәсе килми. Синең дә шулаймы, Вафирә апа? – диде Сания апа.
Акрын гына Вафирә апа да әңгәмәгә кушылды.
– Эшләдек, Аллаһка шөкер, шушы яшькә җиттек. Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар, авыл зур, колхозда җиде бригада эшли иде. Сәламәтлекләре буенча сугышка бармый калган абыйлар бригадир булып эшләде. Хәтеремдә, авылга ике кеше сугыштан берәр аяк белән кайтты. Берсе – күршедә яшәгән Наиләнең кайнатасы, тагын Нурла исемле кеше иде. Шулай бит, Сания?
– Хәтерлим, – диде Сания апа.
ПОМИДОРНЫ КАЙЧАН УТЫРТТЫГЫЗ?
– Эх, эшләдем инде, Вафирә апа, ә сезгә хезмәтнең тагын да күбрәге эләкте. Колхозыбыз чөгендер, гектарлап бәрәңге утыртты. Аннан килеп, суган чүпләре утадык, аны бөртекләп җыеп, дәүләткә тапшырдык. Ул елларда ике төрле суган чәчәләр иде бит. Берсе эре суган – ашарга, икенчесе орлык өчен.
Сания апаның истәлекләргә бирелеп сөйләвен Вафирә апа бүлде:
– Ә турнепсны хәтерлисеңме? – диде ул.
– Хәтерлим, ничек хәтерләмисең, ди. Юк вакытлар иде бит. Ашый идек без аны, тәмле, сусыл була торган иде, – Сания апа, хатирәләрен яңартып, башларын селкеткәләп, куллары белән Вафирә апага кагылып алды.
– Бер елны зират янәшәсендәге кырда помидор үстерделәр.
– Ничек хәтерләмәскә инде...
Вафирә апа белән Сания апа, берсен-берсен туктатып, истәлек-хатирәләре белән бүлеште. Ә мин, тагын да кызыксыныбрак, тагын да күбрәк белергә теләп, бер-бер артлы сорауларымны бирә тордым.
– Авылда хуҗалыкта помидорны кайчан утырта башладылар?
– Помидорны без кияүгә чыгып, балаларыбыз тугач кына утырттылар...
– Юынчы авылы башында аз гына кишер чәчәләр иде. Шәхси хуҗалыкларда суган, помидор, кишер дә утыртмый идек бит. Белмәдекме, әллә хуҗалыкларда утыртырга ярамый, диеп уйладыкмы икән, белмим инде, – диде алар, берсен-берсе куәтләп.
Римма белән безгә аларның истәлекләргә күмелеп утыруларын күзәтү кызык та, рәхәт тә иде. Минем Сания апаның нинди гаиләдә үсүен беләсем килде. «Әтиегез ниндиерәк кеше иде?» – дигән соравыма ул сөйләп китте:
– Әтием, Кашшаф, тәртипле кеше иде. Без – өч кыз, бер егет, ишле гаиләдә тәрбияләндек. Мөслимә апам исән-сау, авылда ферма ягында яши, 91 яшен тутырды. Икенчесе мин булам, 88 яшемдә. Өченчебез, алтын куллы тимерче егетебез Фәрит, кулыннан килмәгән эше юк иде. 60 яшькә дә җитми үлеп китте. Фәрзәнә сеңлебез 85 яшендә үлде. Беребез дә авылдан китмәдек. Фәрзәнә генә Казанда яшәсә дә, соңгы урынын монда тапты, авылда җирләнде. Бүгенге көндә апам белән аралашып яшибез. Без туганнар белән гел бик тату булдык. Әтием сугышка кадәр колхозда кладовщик булып эшләде. Колхозның бал кортлары бар иде. Җәй, көз айларында бал аерталар. Безгә бал кисмәген ялата торган иде.
– Бал кисмәген, кызык, – дим, мин.
Ә Сания апа үзенә генә хас бер үзенчәлек белән көлемсерәп куя да, сөйләвен дәвам итә:
– Әти сугыштан ике култык таягы белән кайтты. Соңрак бер таягын ташлап, берсенә генә таянып йөрде. Әле мин әтиемнең авырып ятуын хәтерлим. Өебез иске иде инде. Исән-сау терелсәм, өйне яңартырбыз, яме, диеп, сөйләнеп, гел хыялланып ятты. Ләкин, юк, язмаган икән шул, терелә алмады. Озак яшәмәде үзе, 1944тә яраланып кайтты, 1946 елда үлеп тә китте, – дигән сүзләрдән соң моңсуланып калды.
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №45 (15 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ХӘМИДУЛЛИНА,
Мулла Иле – Акъегет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев