Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

10 еллык юбилейга - 10 килограммлы торт

Осиново бистәсенең "Алтын" халык бию ансамбле үзенең беренче юбилеен - 10 еллыгын билгеләп үтте.

Бүген биредә төрле яшьтәге 200гә якын бала шөгыльләнә. Коллектив республика, Россия, халыкара конкурсларда призлы урыннар алып, үз осталыкларын даими арттыра. 10 ел эчендә - 11 гран-при!

Юбилей хөрмәтенә яшь биючеләр берничә искиткеч матур концерт куя. Бу юлы мондый чара Юдиноның "Железнодорожник" мәдәният йортында узды. Аларны котларга педагогик коллективлар, эшмәкәрләр, Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Салимов килгән иде. Ул бер кәрҗин чәчәкләр һәм 10 килограммлы торт тапшырды.

- "Алтын" безнең җирлекнең визит карточкасы булды. Без аларның уңышлары белән бик горурланабыз. Алга таба да үсеп, чәчәк атуын һәм җиңүләр яулавын телибез! Ансамбль җитәкчесе Шамил Сынновка, барлык педагогларга һәм костюмерларга аларның хезмәтләре, сәнгатькә һәм балаларыбызга булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез! - дип ассызыклады Альберт Юнысович.

Концерт тамашачыларда көчле алкышлар уятты. Ансамбльне котларга шулай ук Түбән Кама һәм Казаннан дуслары - бию коллективлары да килгән иде. Ансамбльнең барлык тәрбияләнүчеләре юбилейга истәлекле билгеләр, дипломнар һәм бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев