Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

1 нче декабрьдән, Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге башланып китте

Бу ункөнлек шундый кешеләргә карата кайгырту һәм шәфкатьлелек, ярдәм күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Шул уңайдан без, 3 нче декабрь көнне, Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып "Без шатлык бүләк итәбез" дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Аларга чәй өстәле әзерләдек, матур - кызыклы уеннар уйнаттык. Бергәләп җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Алар һәрвакыт күтәренке рухта, булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып яшиләр.
Бу бәйрәмне алар ел да зур түземсезлек белән көтеп алалар. Бер – берсе белән очрашалар, рәхәтләнеп гапләшәләр, көлешәләр. Алар берсе дә ялгыз түгел. Аларны кайгыртып торучы, яратучы олы йөрәкле якыннары бар, - дип сөйли ди мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев